Википедиядә Семке фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Семе Валентин Яковлевич (8 сентябрь1936 ел — 15 март2013 ел) — ССРБ һәм Россия психиатр, медицина фәннәре докторы, профессор,[1], Россия медицина фәннәре академиясе академигы, РМФА Себер бүлеге Томск гыйльми үзәгенең психик сәламәтлек буенча гыйльми тикшеренү институты директоры.
1960 елда Ленин комсомолы исемендәге Алтай дәүләт медицина институтын тәмамлый.
1965 ел— «Клиническая динамика психопатий в позднем возрасте» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (җитәкчесе — ССРБ-ның медицина фәннәре академиясе академигы, профессор О. В. Кербик),
1970-1979 елларда — доцент,
1979-1982 елларда — Алтай психиатрия медицина институтының кафедра мөдире,
1981 елда — «Клинический и нейрофизиологический аспекты изучения истерии» темасына докторлык диссертациясе яклый,
1986 елда ССРБ медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты, ә 1994 елда — Россия медицина фәннәре академиясенең академигы, профессор (1989).
Себер психиатрлары һәм клиника психологлары мәктәбенә нигез салучы булып тора. 1400 фәнни эш авторы, 55 монографиясе, 30 патенты бар. Аның җитәкчелегендә 45 тән артык доктор гыйльми дәрәҗәсенә, 85 — медицина фәннәре кандидатына диссертация яклана. 2 фундаменталь хезмәтен чыгара: «Атлас основных психических заболеваний в Сибири и на Дальнем Востоке» (1988), «Психическое здоровье населения Томской области». 15 ел дәвам ында — «Сибирский вестник психиатрии и наркологии» журналының баш мөхәррире. 15 чит ил һәм ватан журналларының мөхәрририят советы һәм мөхәрририят әгъзасы булып тора.
Семке, Валентин Яковлевич // Томск от А до Я: Краткая энциклопедия города. / Под ред. д-ра ист. наук Н. М. Дмитриенко. — 1-е изд. — Томск: Изд-во НТЛ, 2004. — С. 307-308. — 440 с. — 3 000 экз. — ISBN 5-89503-211-7.