Риза Ишморат
Кораллар
Гомуми
Бастыру/чыгару
Башка проектларда
Риза Ишморат | |
---|---|
Туган телдә исем | Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов |
Туган | 1 ноябрь 1903(1903-11-01) Башкортстан АССР, Яңавыл районы, Бәдрәш авылы |
Үлгән | 29 октябрь 1995(1995-10-29) (91 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия[1] |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | драматург |
Риза Ишморат, тулы исеме Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов — татар драматургы, режиссёр, тәрҗемәче, публицист, мемуарист, прозаик.
Әдип 1903 елның 1 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Яңавыл районы Бәдрәш авылында туа. Мәктәп–мәдрәсәләрдә укып белем алганнан соң, Уфадагы педагогик курсларны тәмамлый.
1923 елда Р.Ишморат Казанга килә һәм Татар театр техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Татар Дәүләт академия театрына режиссер булып эшкә урнаша, әдәбият–сәнгать бүлеге җитәкчесе була.
1927–1930 елларда Ленинград сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате буенча югары курсларда укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта – хәрби мөхбире, соңыннан җаваплы мөхәррире сыйфатында Воронеждан Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында каты яралана. Сугыштан соң тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.Драматургның беренче әсәрләре 1926 елда дөнья күрә. Шуннан соң ул үзенең «Данлы чор», «Ил өчен», «Ватан», «Гөлзадә», «Бүләк», «Кайту», «Яңа Бистә», «Үлмәс җыр», «Давылга таба», «Якты юл», «Якын дус», «Алар дүртәү иде» һ.б. әсәрләрен иҗат итә.Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде.Риза Ишморат 1995 елда вафат булды.
Оныгы Айрат Ишморатов - композитор, 1998 елдан Канадада яшәп, иҗат итә.