Азат Җиһаншин (1973)

«Татагролизинг» АҖ генераль директоры

Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, режиссер турында биредән укыгыз

Азат Җиһаншин
Туган телдә исем Азат Илдус улы Җиһаншин
Туган 5 апрель 1973(1973-04-05) (51 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Азат Җиһаншин, Азат Илдус улы Җиһаншин (1973 елның 5 апреле) — Татарстанның хуҗалык эшлеклесе һәм сәясәтчесе, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасының 2нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе[1] .

Тәрҗемәи хәле

1973 елның 5 апрелендә туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетын (1998), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2009) тәмамлаган[2].

Хезмәт юлы

1999 елның июненнән ноябрь аена кадәр — Дәүләт салым инспекциясенең Арча районы буенча юридик хезмәтенең әйдәп баручы белгече.

1999—2000 елларда — Казан шәһәре Вахитов районы буенча дәүләт салым инспекциясенең юридик бүлегенең 1нче категорияле белгече.

2000—2005 елларда — «Татарстан сөте» Холдинг компаниясе» ААҖ юридик бүлеге башлыгы.

2005—2010 елларда — «Татарстан сөте» ААҖ генераль директоры урынбасары - икмәк кабул итү предприятиеләре белән идарә итү җитәкчесе.

2010—2012 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы.

2012 елдан 2013 елга кадәр — «Вамин Татарстан» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директоры.

2013 елдан «Татагролизинг» АҖ генераль директоры[3].

2019 елның сентябреннән — 50нче санлы Биектау сайлау округыннан Бердәм Россия фиркасе исемлеге буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз