Биектау төбәк музее

Татарстанның Биектау районы үзәге Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей)

Биектау төбәк музее (рус. Высокогорский краеведческий музей) — Татарстанның Биектау районы үзәге Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Биектау төбәгенең тарихы, күренекле райондашлары язмышы белән таныштыра.

Биектау төбәк музее
Дәүләт Россия
Административ-территориаль берәмлекБиектау районы
УрынБиектау
Биектау төбәк музее
Нигезләү датасы2007
Урын422700 ТР, Биектау районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Пролетар ур., 4.
ДиректорБилал Сәллах улы Шиһабетдинов
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиалы

Тарих

2006 елның 8 ноябрендә нигез салынган. 2007 елның ноябрендә кирпечтән төзелгән ике катлы бинада музей ачылган [1]. Экспонатлар җыюда райондагы барлык мәктәп музейлары, биектаулылар актив катнашкан. Музейның беренче оештыручысы, тәүге экспонатларын туплаучы, район тарихын, аның кешеләрен өйрәнүче, музей директоры — Билал Сәллах улы Шиһабетдинов[2].

2011 елның 1 гыйнварыннан Өбрә авылында урнашкан Салих Сәйдәшев музее Биектау төбәк тарихы музее филиалы итеп беркетелгән[3].

Экспонатлар

Гомуми мәйданы - 285,4 кв. м. Беренче катта — экспозицияләр залы, икенче катта — экспозиция һәм күргәзмәләр залы, фондлар. Музей фондында 1000 саклау берәмлеге (язма чыганаклар, сәнгать әйберләре һ. б.)

ТР Президенты Р. Н. Миңнехановка аерым күргәзмә багышланган. Биектау районы үзәгендә ясалган Каһарманнар аллеясы макеты урнаштырылган. Гармуннар күргәзмәсе кызыклы. Районның фирка комитеты беренче сәркатибләре һәм район башлыклары турында мәгълүмат тупланган махсус экспозиция бар. Бөек Ватан сугышында фронтка җибәрү өчен район җирлегендә оештырылган хәрби бүлгеләргә шулай ук аерым күргәзмә ачылган. 19411942 елларның кышында Казан-Бөгелмә тимер юлы төзелешендә катнашкан биектаулыларның фидакарь хезмәте өчен бирелгән Кызыл байрак музейда саклана[4].

Экскурсияләр

  • Биектаулылар — фронтка
  • Туган төбәкнең табигый байлыгы
  • Авылда яшәүче татарларның көнкүреше

Сылтамалар

Искәрмәләр