Григорий Горин
Григорий Израилевич Горин (туганда Офштейн; 1940 елның 12 марты, Мәскәү, ССРБ — 2000 елның 15 июне, Мәскәү, Россия) — рус язучы-сатирик һәм драматург, сценарийчы, телетапшырулар алып баручы. Әдәби-публицистик мәкаләләр авторы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2002, үлгәннән соң).
Григорий Горин | |
---|---|
Туган | 12 март 1940[1] Мәскәү, СССР |
Үлгән | 15 июнь 2000[1] (60 яшь) Мәскәү, Россия |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Беренче Мәскәү медицина университеты[d] |
Һөнәре | язучы, драматург, сценаричы, алыпбаручы, сатирик, публицист, телеалыпбаручы, юмырчы |
Тормыш юлы
Григорий Горин 1940 елның 12 мартында Мәскәүдә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Әтисе — Израиль Абелевич (Абельевич) Офштейн (1904, Волочиск — 2000, Сан-Франциско), подполковник, Бөек Ватан сугышында катнашучы, оператив бүлек башлыгы һәм 3 нче удар армиясенең 150 нче дивизиясе штаб начальнигы вазыйфаларын башкаручы, Кызыл Байрак (1945), I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы (1944) орденнары кавалеры[2], сугышка кадәр Проскуровта яшәгән[3][4][5]. Әнисе — Фрида Григорьевна Офштейн (Ройзентулер; 1909, Проскуров[6] —1966), сугыш елларында хәрби госпитальдә эшли[7], ике бала тәрбияли — Анна (1932) һәм Григорий (1940).
1963 елда И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина институтын тәмамлап, Григорий берничә ел ашыгыч ярдәм табибы булып эшли[8].
Әдәби эшчәнлекне студентлар «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» өчен сәхнә әсәрләреннән башлый.
1960 еллардан башлап матбугатта фельетоннар, юмористик хикәяләр һәм скетчлар белән актив чыгыш ясый. Беркадәр вакыт «Юность» журналының юмор бүлеге белән җитәкчелек итә, Галка Галкина исеменнән популяр сәхифә алып барган. «Литературная газета»ның «Клуб 12 стульев» юмор бүлегендә күп тапкыр юмор хикәяләр бастыра.
1965 елда ул Аркадий Арканов һәм композитор Константин Певзнер белән бергә 6 яшьлек грузин җырчысы Ирма Сохадзе өчен «Кызгылт сары җыр» языла[9].
1966 елда Аркадий Арканов, Григорий Горин, Феликс Камов һәм Эдуард Успенский әсәрләре тупланган «Дүртәү бер тышлык астында» юмористик хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
1978—1990 елларда Григорий Горин «Вокруг смеха» тапшыруларында даими катнаша. 1990 еллар башында КВН югары лигасы жюриена чакырыла.
«Час пик» программасының чыгарылышында катнаша: эфир 1995 елның 19 июлендә чыга.
Соңгы елларда «Белый попугай» тапшыруының даими катнашучысы һәм авторы була, ә Юрий Никулин вафатыннан соң күпмедер вакыт аның алып баручысы була.
Григорий Горин үз өендә 2000 елның 15 июненә каршы төндә, 61 нче яшендә инфаркттан вафат була[10]. Ваганьков зиратына җирләнгән[11].
Гаилә
Хәтер
2012 елның 14 декабрендә язучы 1971—1993 елларда яшәгән Мәскәүнең Тверская урамындагы 17-нче номерлы йортта мемориаль такта ачыла (скульптор Андрей Балашов, архитектор Вячеслав Бухаев)[14].
Бүләкләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Григорий Горин Максим Мошков исемендәге китапханәдә
- Марина Тимашева, Илья Дадашидзе. Памяти Григория Горина (до 20:35) // Радио Свобода, 24.06.2000
- «К 65-летию со дня рождения Григория Горина» передача «Дифирамб» на радио «Эхо Москвы» от 12.03.2005.