Динка дине

Динка мифологиясе — Динка халкының, Христианлык һәм Анимизм белән беррәттән традицион мәҗүси ышануы.

Динка дине

Илаһлар

Иң олы Ходай - Ньялич (Динка телендә: Nhialac), күк, яңгыр һәм уңдырышлык Ходае, ул дөньяны барлыкка китергән. Ул һәрбер кешенең, үсемлекнең яки хайванның язмышын билгели. Ньялич шулай ук Нуэр һәм Шиллук кебек башка халыкларның ышануларында да бар.

Дөньяда беренче кешеләр булып Гаранг һәм Абук булып тора. Денгдит аларны майдан барлыкка китергән[1], ә Ньялич күкне һәм җирне тоташтырган бауны кискән. Башка мәгълүмат буенча моны Денгдит үзе эшләгән.[2][3]

Абук бакчачылык Алиһәсе булып тора.

Денгдит үгез кыяфәтенә ия. Ул җиргә яңгыр җибәрә[1].

Денгдитның һәм аның хатыны Альетның Акол дигән улы туган («Кояш»[4]).

Дога процессы

Башта ышанучы Ньяличка, ә аннан соң башка Ходайларга дога кыла. Күбесенчә уртача һава торышында дога кылалар.

Кызыклысы

Динка шулай ук шалтыравык еланнарны изге хайваннар буларак ихтирам итәләр.

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Калиновская К. П. Динка // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999.
  • Годфри Л. «Divinity and Experience: The Religion of the Dinka», Oxford University Press (1988),
  • «Мифы народов мира: Энциклопедия в 2-х т.» / Гл. ред. С. А. Токарев, М.: Советская энциклопедия, 1991
  • Чаттопадхьяя Д. «Локаята Даршана». Рипол Классик, 2013
  • Мелетинский Е. М., «Мифология», М.: Большая российская энциклопедия, 1998

Сылтамалар

Моны да карагыз

Мәҗүсилек порталы
Диннәр порталы