Зәй шәһәре
Зәй (лат. тат. Zǝy, рус. Заинск) — Татарстан шәһәре, Зәй районының үзәге.
Зәй шәһәре | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1656 |
---|---|
Рәсми исем | Зәй |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Зәй районы һәм Зәй шәһәре шәһәр җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Зәй районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Дала Зәе |
Халык саны | 40 366 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Мәйдан | 59 км² |
Почта индексы | 423520–423524 |
Җирле телефон коды | 85558 |
Зәй шәһәре Викиҗыентыкта |
Халык саны – 42 065 кеше (2008).
Тарихи белешмә
- Шулай ук карагыз: Зәй шәһәре тарихы.
Зәй шәһәре - Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель боерыгы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды.
Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән игенчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.
Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.
1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан - Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла.[3]
Икътисад
Мәгариф
Зәй шәһәре мәгариф челтәре 8 мәктәп, татар һимназиясе, политехника көллияте, 4 балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат йорты, сәнгать, музыка мәктәпләреннән гыйбарәт[4].
- Зәй кичке машина төзелеше техникумы (2008 елда политехника көллияте итеп үзгәртеп корылган)
Мәдәният
Музейлар
- Туган як тарихы музее
- Таҗетдин Ялчыгол музее
Дин
Халык
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 1992[5] | 1996[5] | 1998[5] | 2000[5] | 2001[5] |
3200 | ↗8816 | ↘5084 | ↗30 251 | ↗36 621 | ↗38 500 | ↗42 100 | ↗42 500 | ↗42 800 | ↗42 900 |
2002[10] | 2003[5] | 2005[11] | 2006[12] | 2007[13] | 2008[5] | 2010[14] | 2011[15] | 2012[16] | 2013[17] |
↘41 088 | ↗41 100 | ↗42 201 | ↘42 085 | ↗42 325 | ↘42 100 | ↘41 803 | ↘41 793 | ↘41 590 | ↘41 303 |
2014[18] | 2015[19] | ||||||||
↘41 242 | ↘41 046 |
Шәхесләр
- Айдар Сөләйманов (1988), җырчы, ТР атказанган артисты (2015), Муса Җәлил премиясе (2019).
Фотогалерея
- Зәй тимер юл станциясе. Вокзал
- Политехника көллияте бинасы
- Кичке техникум бинасы
- Аккурайд Уилз Руссиа (элекке Зәй автоагрегат заводы)
- ЗЗМК-Тимер эче