Касыйм (шәһәр)

(Касыйм битеннән юнәлтелде)

Ханкирмән (Касыйм шәһәре, рус. Касимов) – Ука елгасы ярында, Мәскәүдән 262 чакрым ераклыкта урнашкан тарихи шәһәр. Хәзерге вакытта Рязань өлкәсенең район үзәге.

Касыйм
Байрак[d]
Нигезләнү датасы1152
Сурәт
Рәсми исемКасимов
Дәүләт Россия
Нәрсәнең башкаласыКасыйм ханлыгы, Касыйм районы[d] һәм Касыйм өязе[d]
Административ-территориаль берәмлекРязань өлкәсе, Касыйм районы[d], Касыйм өязе[d] һәм Касыйм ханлыгы
Сәгать поясыUTC+04:00
Халык саны30 243 (1 гыйнвар 2018)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек100 метр
Мәйдан20 км²
Почта индексы391300
Җирле телефон коды49131
Шәрәфле ватандашлар төркеме[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Касыйм Викиҗыентыкта

Тарихи белешмә

Төп мәкалә: Касыйм ханлыгы

Касыйм шəһəре – Рязань өлкәсенең милли мəдəният истəлеклəренə бай иң борынгы шəһəрлəренең берсе. Ул 1152 нче елда барлыкка килгəн дип фараз кылына, чөнки бу елда беренче тапкыр елъязмаларда Мещера шəһəрчеге искə алына. Юрий Долгорукийның боерыгы буенча ул ныгытмага əйлəндерелə, 1376 елда бу ныгытманы Алтын Урдалылар җимерə. Соңрак ул хəзерге Касыйм шəһəре урынында торгызыла.

Олуг-Мөхәммәт 1444 елда Нижгарны алу белəн русларга каршы хəрби хəрəкəткə күчə. Хан монда кышларга кала һəм 1445 нче елның гыйнварында Мөрәм шəһəренə бер төркем гəскəрен җибəрə. Тик анда алар русларның көчле каршылыгы белəн очрашалар һəм чигенергə мəҗбүр булалар. Түбəн Новгородны да ташлыйлар. Яз җиткəч һөҗүм кабатлана. Апрель аенда Түбəн Новгород яңадан алына. Хан уллары Мəхмүт һəм Якуб җитəкчелегендəге гəскəр Мəскəү өлкəсенə килеп керə һəм Владимирга кадəр барып җитə. 7 нче июльдə Сүздәл тирəсендə булган каты сугышта руслар тар-мар ителə. Бөек кенəз Василий һəм аның туганнан туганы Михаил Верейский казанлыларга əсирлеккə төшə.

Əсирлектəн котылыр өчен бөек кенəз бар шартларга да риза булырга мəҗбүр була. Михаил Худяков фаразынча, шул шартларның берсе булып рус җирлəренең бер өлеше хан улы Касыймга бирелергə тиеш була. Билəмə буларак бирелгəн Мещера шəһəрчеге соңрак Касыйм шəһəре дип атала башлый. Башка бер фикер буенча бу шəһəр Казаннан рус химайəсе астына качып киткəн Касыйм исемле хан улына билəмə буларак бирелгəн. Лəкин бу фараз нигезгə иə түгел, чөнки тарихтан билгеле булганча, Касыйм ханлыгы соңрак Казан белəн иттифак кора. Шулай ук Мәскәү дәүләте Касыйм ханлыгына ясак түли торган була. Бу 1496 нчы елның 19 августына караган Рəзан кенəзлəре Иван һəм Федор Васильевичларның килешүеннəн билгеле. (Михаил Худяковтан)

Касыйм ханлыгы үзенең төзелеше буенча башка татар ханлыкларыннан аерылмый диярлек. Аның тәхетендә мөселман милләтеннән булган хан яки солтан торган. Хан гаскәренең күпчелеген татарлар тәшкил иткән. Касыймлылар ислам динен тоткан. Хан сарае мәчет, морзаларның, һөнәрчеләр һәм хезмәтчеләрнең йортлары белән янәшә Татар бистәсендә – агач крепостьта урнашкан.

Касыйм ханлыгы белән 229 ел дәвамында 14 хан хакимлек иткән. Кайбер ханнар рус дәүләте тарихында шактый тирән эз калдырган. Мәсәлән, Тимер Котлу нәселеннән чыккан Шаһгали хан Явыз Иванның Казанны алу походында да катнашкан. рус патшасының әмерен үтәп, ул буйсынмас Сөембикә-ханбикәгә өйләнгән һәм аны Касыйм шәһәренә алып киткән.[2]XVII йөздə Касыйм өч өлештəн торган. Касыйм ханнары, бəклəре йəшəгəн Иске бистə һəм Татар бистəсе; Мәскәү карамагында булган ямчылар бистəсе; Марфин бистəсе – шəһəрнең Касыйм воеводасына буйсынган өлеше.

1773 елдан Касыйм шәһәре Касыйм өязе үзәге булып китә.

Касыймда беренче югары типтагы мәдрәсә 1833 елда ук ачылган һәм җәдитчә укыту да, башка җирләргә караганда, иң элек шушы мәдрәсәдә башланган. Даны аның шактый еракка таралган. Үз тирәсеннән генә түгел, Идел буеннан, Уралдан, хәтта Себердән дә килеп укыганнар.[3]

Демографик вәзгыять

1910. елда 17,000 кеше, 2,000 татар; 2000дə – 38,000 кеше, 500гә якын татар яши. Халык саны үзгәрүе[4]:

Ел195919701979198920022010
Кеше саны27 855 33 066 34 216 37 521 35 816 33 494

Милли состав

Милләт1897[5]2002[6]2010[7]
руслар90,8%96,4%97,0%
татарлар8,3%1,2%1,0%

Тарихи ядкәрләр

1467 елда төзелгəн таш мəчет, Шаһгали ханга (1555.) һəм Əфган Мөхəммəдкə (1658) атап төзелгəн төрбəлəр саклана.

Галерея

Татарлар

Төп мәкалә: Касыйм татарлары

Танылган шәхесләр

Һәйкәлләр

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Татар энциклопедия сүзлегеннән. Казан. Татар энциклопедиясе сүзлеге. 2002.
🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)