Кыргыз Совет Социалистик Республикасы

(Кыргызстан ССР битеннән юнәлтелде)

Кыргыз Совет Социалистик Республикасы (кырг. Кыргыз Советтик Социалистик Республикасы, рус. Киргизская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе.

Кыргыз Совет Социалистик Республикасы
кырг. Кыргыз Советтик Социалистик Республикасы
рус. Киргизская Советская Социалистическая Республика

14 октябрь 1924 — 31 август 1991


БайракГерб
Шигарь
«Бардык өлкөлөрдүн пролетарлары, бириккиле!»
Гимн
Кыргыз Совет Социалистик Республикасы гимны
БашкалаБишкәк
Акча берәмлегеССРБ сумы
Мәйдан198,5 мең км²
Халык4 290 442 кеше[1] (1989)
Идарә итү төреСовет республикасы

Башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан.

Тарих

КССР 1924 елның 14 октябрендә РСФСР составында Кара-Кыргыз автономияле өлкәсе буларак барлыкка килә. 1925 елның 25 маенда өлкә исеме Кыргыз автономияле өлкәсе итеп үзгәртелә, ә 1926 елда ул автономияле республикага (Кыргыз АССР) үзгәртеп корыла. 1936 елның 5 декәбреннән башлап — союздаш республика.

1991 елның 5 февралендә КССР Югары шурасы республика исемен Кыргызстан Республикасы итеп үзгәртә, ә шул ук елның 31 августында бәйсезлек турында декларацияне кабул итә.

Халык

1959[2]1970[3]1979[4]1989[1]
2 065 8372 932 8053 529 0304 290 442

Милли состав (1989): кыргызлар — 52,4 %, руслар — 21,5 %, үзбәкләр — 12,9 %, украиннар — 2,5 %, алманнар — 2,4 %, татарлар — 1,3 %.

Идарә-җир төзелеше

1987 елда Кыргыз Совет Социалистик Республикасы эченә 4 өлкә кергән[5].

Җитәкчеләр

  • Морис Белоцкий (1936–1937)
  • Максим Аммосов (1937)
  • Алексей Вагов (1938–1945)
  • Николай Боголюбов (1945–1950)
  • Исхак Рәззаков (1950–1961)
  • Тордыкөн Йосыбәлиев (1961–1985)
  • Әпсамат Мәсәлиев (1985–1991)
  • Җомгалбәк Әманбаев (1991)

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр