Психик авырулар

Психик авырулар һәрвакыт серле, аңлашылмый торган халәт булып исәпләнгән. Хәтта хәзерге көннәрдә дә еш кына мондый авыруларны сәламәт халәттән аера алмыйлар. Әгәр кешенең шәхси эчке дөньясы сизелерлек үзгәрсә, ул гадәтләнгән тормыш рәвешен кискен үзгәртсә, ниндидер көйсезләнү турында сүз барырга мөмкин. Күңелле төшенке булу сәбәпле, кеше берничә көн ашаудан баш тартса, урыныннан тормый ятса, йә шатлыгы кинәт артып, юлындагы бар нәрсәне кыра-вата башласа, үзен президент дип йөртә башласа, күз алдында ят әйберләр күрсә, ниндидер тавышлар ишетсә, аның рухы үзгәрү билгеләре күренеп тора.

Психик авырулар
Сурәт
Саклык белгечлегепсихиатрия[d], клиник психология[d] һәм психотерапия[d]
Дәвалау юлларыпсихотерапия[d] һәм психофармакология[d]
Дәвалануда кулланыла торган даруантипсихотический препарат[d], нормотимик[d][1], антидепрессант[d][1], анксиолитик[d][1], транквилизатор[d] һәм психотерапия[d][2]
Нинди веб-биттә тасвирланганhilarispublisher.com/scholarly/mental-health-morbidity-journals-articles-ppts-list-2525.html(ингл.)
Обрабатывается, смягчается или управляетсяпрофилактика психических расстройств[d][3] һәм терапия психического расстройства[d][4]
ICD-9-CMV11.9[5], 298.8[5] һәм 290-299.99[5]
ICPC 2 идентификаторыP99
NCI Thesaurus идентификаторыC2893[5][6]
Моңа өлешчә туры киләнерврологик авыру һәм психосоматическое заболевание[d]
Моның каршысыпсихик сәламәтлек[d]
 Психик авырулар Викиҗыентыкта

Психик авыруларга караш аерым проблема булып кала, чөнки чирдән ин­ тегүчеләрне мең еллар элек тә куралмаганнар, хәзер дә кимсетеп карыйлар.

Кайбер тайпылышларның баш мие травмасы яки башка сәбәпләрдән барлыкка килүе билгеле. Эчке орган авырулары да психик тайпылышларга китерергә мөмкин.

Елдан-ел психик авыруларның саны арта бара. Шуның белән бергә еш кына алга киткән илләрдә һәм эре шәһәрләрдә яшәүчеләр бу авыруга дучар була. Шәһәр ыгы-зыгысы, дөнья мәшәкатьләре белән машиналар арасында йөгереп йөрүче хәзерге заман кешесе котырган тизлектә яши. Даими стресс һәм чиктән тыш күп мәгълүмат аның психикасын көчле киеренкелектә тота. Бу шартларда психик авыру кешенең үзен чолгап алган дөнья белән бәйләнешен өзә алучы, аның рухын саклап калучы кебек тоела. Кызганычка каршы, бу саклаучы авырудан коткара алмый, психик тайпылышларны дәваламаганда, алар әкренләп шәхесне җимерәләр.

Искәрмәләр

  • https://www.mentalhealth.org.uk/explore-mental-health/a-z-topics/prevention-and-mental-health
  • https://familydoctor.org/different-types-mental-health-treatment/
  • 5,0 5,1 5,2 5,3 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.
  • Disease Ontology — 2016.
  • Сылтамалар

    Моны да карагыз

    🔥 Top keywords: Баш битМахсус:ЭзләүМахсус:Соңгы үзгәртүләр2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеВикипедия:Гомуми форумГабдулла ТукайГабдулла Тукай биографиясеУрта гасырларРабит БатуллаРишат ТөхвәтуллинIC 348Европада урнашкан дәүләтләр һәм буйсынган территорияләр исемлегеЮг телеСергей Антипов (1949)Гаяз ИсхакыйРуслан Саберов1998 елҖәүдәт ХантимеровВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:ЭчтәлекӘдһәм ТенишевСылу БәйрәмоваРизат РамазановМиңлегали ШайморатовГадел КутуйМарат ЯруллинСергей СкрябинГабделәхәт ХәкимовМуса ҖәлилАйдар ФәйзрахмановТатарстанТатар әлифбасыМахашиваратриЛа-БрокГамил ӘсхәдуллинЯр Чаллы мәчетләреЗөлфәт ХәкимМарсель ВәгыйзовВерту