Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы

(Төрекмән ССР битеннән юнәлтелде)

Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы (төрекм. Түркменистан Совет Социалистик Республикасы, рус. Туркменская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе. 1924 ел, 27 октябрь Урта Азиядә милли-территориаль бүленеш процессы буенча төзелә.

Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы
төрекм. Түркменистан Совет Социалистик Республикасы
рус. Туркменская Советская Социалистическая Республика

27 октябрь 1924 — 27 октябрь 1991


БайракГерб
Шигарь
«Әхли юртларың пролетарлары, бирлешиң!»
Гимн
Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы гимны
БашкалаАшкабад
Акча берәмлегеССРБ сумы
Мәйдан488,1 мең км²
Халык3 533 925 кеше[1] (1989)
Идарә итү төреСовет республикасы

Башкаласы Ашкабад шәһәрендә урнашкан булган.

Тарих

ТССР 1924 елның 27 октябрендә элекке Төрекмән өлкәсе һәм Бохара һәм Харәзем Халык Шура Республикалары өлешләреннән оештырылган.

1990 елның 22 августында ТССР Югары шурасы суверенлык турында деклрацияне кабул итә. 1991 елның 27 октябрендә ТССР ЮШ бәйсезлек игълан итә.

Халык

1959[2]1970[3]1979[4]1989[1]
1 516 3752 158 8802 758 7863 533 925

Милли состав (1989): төрекмәннәр — 72,0 %, руслар — 9,5 %, үзбәкләр — 9,0 %, казакълар — 2,5 %, татарлар — 1,1 %, украиннар — 1,0 %.

Административ бүленеш

1987 елда Төрекмәнстан Совет Социалистик Республикасы составына 5 өлкә һәм Ашкабад шәһәре кергән[5].

Җитәкчеләр

  • Иван Межлаук (1924–1926)
  • Шәймәрдан Ибраһимов (1926–1928)
  • Николай Паскуцкий (1928)
  • Григорий Аронштам (1928–1930)
  • Яков Попок (1930–1937)
  • Яков Чубин (1937–1939)
  • Михаил Фонин (1939–1947)
  • Шаҗа Батыров (1947–1951)
  • Сухан Бабаев (1951–1958)
  • Җоматорды Караев (1958–1960)
  • Балыш Гавәзов (1960–1969)
  • Мөхәммтназар Гафуров (1969–1985)
  • Сәфәрморат Ниязов (1985–1991)

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр