Чарака

Чарака (चरक) (безнең эрага кадәр 3-енче гасыр[2][3]) Борынгы Һиндстанда эшләнгән медицина һәм тормыш стиленә - Аюрведага төп кертүчеләрнең берсе булган. Ул "Чарака Самһита" медицина язмасы авторы буларак мәгълүм. Чарака Панчанандада (Пәнҗаб) Иравати (Рави Елгасы) һәм Чандрабагха (Ченаб Елгасы) арасында урнашкан Капистһал (хәзер Җаландһар буларак мәгълүм) яшәүчесе булган. Панчананда Махабхаратада Пәнҗабның атамасы булган.[4][5][6][7] Ул "Һиндстан медицина атасы" буларак яхшы мәгълүм.[8] Чарака Борынгы Таксила Университетында укыган һәм анда практикалаган дип әйтелә.[9][10] Аның китабы Чарака Самхита булган.

Чарака
Туган телдә исем санскр. चरक
Әйтелеш
Туган безнең эрага кадәр 3-енче гасыр
Һиндстан
Ватандашлыгы  Һиндстан[1]
Һөнәре Медицина

 Чарака Викиҗыентыкта

Чарака һәм Аюрведа

Чарака төшенчәсе "күчеп йөрүче галимнәр" яки "күчеп йөрүче табиблар" дигәнне аңлатучы төшенчә. Чараканың тәрҗемәләре буенча, сәламәтлек һәм авыру алдан куелмаган һәм тормышны кеше тырышуы һәм тормыш рәвешенә игътибар белән озайтырга мөмкин. Һинд мирасы һәм Аюрведик система буенча, барлык төр авырулардан сакланып тору дәвалаудан әһәмиятлерәк роль алып тора, боларга табигать һәм дүрт ел фасылына барышына җайлашу белән тулаем сәламәтлекне тәэмин итәчәк.Чарака "авырудан алдан саклануның дәвалаудан яхшырак" доктринасының иртә тәкъдим итүчесе булган. Түбәндәге раслама Ачарья Чараканыкы дип әйтелә:

Пациентның тәненә белем лампасы һәм аңлау белән керә алмаган табиб бер кайчан да авыруларны дәвалый алмый. Ул башта авыруга тәэсир итүче әйләнә-тирәне кертеп барлык факторларны өйрәнергә тиеш һәм шуннан соң дәвалауны язарга тиеш. Авыруның барлыкка килүеннән алдан саклык чараларын күрү авыруны дәвалаудан әһәмиятлерәк.

Чараканың физиология, этиология һәм эмбриология белем даирәләренә кертемнәре танылган булган.
Чарака гомумән ашкайнату, метаболизм һәм иммунитет концепциясен тәкъдим иткән беренче табип булып таныла. Тән өч "доша"сы яки принцибы булганга күрә функцияли, турыдан-туры әйткәндә хәрәкәт (вата), трансформация (питта) һәм майлау һәм тотрыклылык (капһа). Дошалар Көнбатыш гуморлар, җил, үт һәм флегманың төркемләштерүенә карый. Бу дошалар "дхатус" (кан, мускуллар һәм сөяк мие) ашалган ризыкка тәэсир иткәндә барлыкка килә. Бер үк ашалган ризык микъдарына бер тән, шулай да, башка тәнгә караганда башка микъдар "доша" барлыкка китерә. Шуңа күрә бер тән башкасыннан аерылып тора.
Дәвам итеп, ул ассызыклаганча, авыруның сәбәбе кеше тәнендә өч дошалар арасында баланс бозылудан була. Балансны янә торгызу өчен ул медицина даруларын язган. Гәрчә ул тәндә бактерияләр булганны белсә дә, ул аларга беренчел әһәмият бирмәгән.[11]Чарака кеше тәненең анатомиясен һәм төрле органнарны өйрәнгән. Ул кеше организмында булган сөякләрнең тулы санының 360-сын биргән, боларга тешләр дә кергән. Ул йөрәкне контроль үзәге дип танып хаклы булган. Ул йөрәк бөтен тәнгә 13 төп канал аша тоташтырылган дип раслаган. Бу каналлардан тыш, башка күпсанлылар булган, алар төрле тән тукымаларына туклану тәэмин иткәннәр генә түгел, әмма шулай ук ташландык продуктларга узуны тәэмин иткәннәр. Ул шулай ук төп каналларда теләсә-нинди җимерү тәндә авыруга яки деформациягә китерә дип раслаган.
Борынгы табип Атрейя идарәсе астында Агнивеша 8-енче гасыр энциклопедик трактатын язган. Шулай да, бу трактат бары тик Чарака аны янә төзәткәннән соң гына популяр булып киткән һәм ул Чарака Самһита буларак мәгълүм булган. Ике мең ел буена ул бу темага стандарт эш булган һәм күп чит телләргә тәрҗемә ителгән булган, шулар арасында Гарәп теле һәм Латин теле.

Кертемнәр

Ул якынча 4-енче гасыр белән даталана торган Бауэр кулъязмасында сакланып калган "Чарака Самһита"ның авторы. Шулай да, кулъязма "Дридһабала"ның мөхәррирләве генә булган дип санала, Чараканың баштагы эше берничә гасыр соңрак. "Чарака Самһита" - ул Аюрведаның ике нигез текстларының берсе, башкасы "Сушрута Самһита". "Чарака Самһита"да 120 адхьяя (бүлек) бар, алар өлешләргә бүленгән.

Йогынтылар

Чарака традициясе буенча, алты медицина мәктәбе булган, алар олы фикер иясе Пунарвасу Атрейя өйрәнчекләре тарафыннан нигезләнгән булган. Аның өйрәнчекләренең һәрберсе Агнивеша, Бһела, Җатукарна, Парашара, Һарита һәм Кшарапани Самһитаны тезегәннәр. Болардан Агнивеша тарафыннан тезелгәне иң яхшысы дип таныла. Агнивеша Самһита соңрак Чарака тарафыннан төзәтелгән булган һәм ул Чарака Самхита буларак мәгълүм булган. Чарака Самхитаны Дридһбала төзәткән.

  1. Сутра Стһана
  2. Нидан Стһана
  3. Виман Стһана
  4. Шарир Стһана
  5. Индрийя Стһана
  6. Чикитса Стһана
  7. Кальпа Стһана
  8. Сиддһи Стһана

Бу китапта 8 төп бүлек булган. 120 суб-бүлек булган, шулар тулаем 12000 шлока һәм 2000 дару тасвирламасы булган. Кеше тәненең һәр диярлек өлеше өчен дәвалар булган һәм барлык даруларның авыруларны дәвалау өчен табигый элементлары булган.

Шулай ук карарга мөмкин

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)