Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров, Әсгать Әхмәт (Әхмәтгали) улы Сәфәров — Татарстан Республикасы Президенты администрациясе (2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе) җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе. Генерал-лейтенант.
Нәсел-нәсәбе Таҗетдин Ялчыголга бәйле[4] .
Әсгать Сәфәров | |
---|---|
Туган телдә исем | Әсгать Әхмәтгали улы Сәфәров |
Туган | 20 октябрь 1961 (62 яшь) ТАССР Әтнә районы Яңа Шимбер авылы |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] Патрис Лумумба урамы, Казан[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Русия Федераль иминлек хезмәте академиясе[d] |
Һөнәре | генерал-лейтенант |
Балалар | кызлары Диана, Элина[3], улы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 20 октябренда ТАССР Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган. Әтисе Әхмәтгали Бәйрәмгали улы Әтнә районыннан, әнисе Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сарман районы Карашай Саклау авылыннан.
«Хокукчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1984), РФ ФКХ (ФСБ) ның академиясен (1999) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1984 — 1987 — Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, өлкән тикшерүче.
- 1987 — 1991 — ТАССР министрлар шурасында өлкән референт, инструктор, бүлек башлыгы.
- 1991 — 1992 — ТР президенты ярдәмчесе.
- 1992 — 1995 — ТР ЭЭМ каршындагы милициянең махсус хезмәте идарәсе җитәкчесе.
- 1995 — 1998 — ТР президенты иминлек сагы хезмәте башлыгы — ТР президенты ярдәмчесе.
- 1998 — 2012 — ТР буенча эчке эшләр министры.
- 2012 — 2013 — ТР премьер-министры урынбасары.
- 2013 елның августыннан — Татарстан Республикасы Президенты администрациясе (2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе)[5] җитәкчесе.
- 2013 елның октябреннан — «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 2024 елдан ― Татарстанда «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе[6]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре.
- ТР ЭЭМ атказанган хезмәткәре (2001).
- «Хезмәттәге казанышлар өчен» медале (2001).
- II дәрәҗә изге кенәз Даниил Мәскәүле ордены (2002).
- Хөрмәт ордены (РФ) (2003).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- Батырлык өчен медале (РФ) (2006, 2009).
- II дәрәҗә Әл-Фәхер Шөһрәт ордены (2007).
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009).
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2022) ― хезмәт уңышлары һәм күпьеллык хезмәт эшчәнлеге өчен[7]
Искәрмәләр
Әдәбият
- Дамир Гарифуллин. Чырагы нур сибә бүген дә. Казан: «Сүз», 2009 ISBN 978-5-98356-080-2