X планетасы
X планетасы (шартлы исем) — фараз ителә торган, бүгенгесе көндә барлыгы турында исбатланмаган, ләкин мөмкин булган Кояш системасының Кояштан тугызынчы һәм иң ерак планета дип санала.
Тәртип саны | 9 |
---|---|
Кояштан уртача ераклык | 200 - 1 200 а.б. |
Максималь ераклык | 1 200 а.б. |
Минималь ераклык | 200 а.б. |
Радиус | билгесез |
Масса | 6,0×1025 кг (фаразлану) |
Тыгызлык | билгесез |
2016 елда американнар Майк Браун һәм Константин Батыгин математик исәпләүләр нигезендә яңа планета барлыгын тәкъдим итәләр: Койпер билбавында ниндидер тәэсирләнү күктәге җисемнәрнең хәрәкәтен үзгәртә, бу галимнәр ул тәэсирләнү яңа планета белән бәйләргә тәкъдим итәләр, ләкин шушы фараз әлегә расланмаган.
Математик исәпләүләргә караганда X планетасының массасы Җирнең 10 тапкыр зуррак дип санала. Кояш тирәли ул бик сузылган орбита буенча әйләнә. Кояшка иң якынайган мизгелдә аларның аралыгы 200 астрономик берәмлек тәшкил итә. Шул вакытта X планетасы Кояш системасы үзәгеннән Нептунга караганда 7 тапкыр ераграк булып тора. Орбитаның Кояштан иң ерак ноктасы 1 200 астрономик берәмлек ераклыгында урнашкан. Шушы аркасында астрономия белгечләре элек аны телескоп файдаланып беркайчан күрмәгән дә. Кояш тирәли тулы әйләнешне бу планета 15 мең елга бер ясый.
Шулай ук карагыз
- Michael E. Brown (ингл.)
- Planets beyond Neptune (ингл.)
Сылтамалар
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|