Эчтәлеккә күчү

Мөхтәсиб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхтәсиб latin yazuında])

Мөхтәсиб (гарәп. محتسب‎ ― күзәтүче, күзәтеп торучы) ― ислам динендә вазыйфаи зат, шәригать кануннарының әхлак өлкәсендә һәм иҗтимагый тормышта ничек гамәлгә ашыруларын күзәтүчеләр җитәкчесе.

«Мөхтәсиб икмәк үлчи» (Ralamb Costume Book, 1657 ел)

Тарихвики-текстны үзгәртү

Хәлифәлектә күзәтчелек эшчәнлегенә җитәкчелек итү өчен мөхтәсибләрне фәкыйһлар[1] арасыннан билгеләгәннәр.

Урта гасырларда мөселман илләрендәге шәһәрләрдә казыйлар, җәмигъ мәчетләре имамнары һәм сәедләр арасында мөхтәсибләр иң дәрәҗәле кешеләр саналган. Мөхтәсибләр шәһәр халкының мәчетләргә йөрүен, мөәзиннәрнең вакытында азан әйтүен, мөселманнарның Рамазан аенда ураза тотуын тәэмин итү өчен һ. б. мәсьәләләр буенча күзәтчелек оештырганнар, шулай ук мунчаларның чисталыгын һәм җыен уздыру урыннарын игътибар үзәгендә тотканнар.

Госман империясендә мөхтәсиб, ярдәмчеләре белән бергә, базарларны һәм һөнәрчелек кварталларын йөреп чыга, бизмән һәм үлчәүләрнең дөреслеген тикшерә торган булган[2].

Мөхтәсиб үзе гаепле дип тапкан кешеләргә җәза да бирә алган: гаеплеләрне камчы белән суктырган, шулай ук башларына хурлык түбәтәе кидергән.

Хәзерге заманвики-текстны үзгәртү

Хәзерге чорда мөхтәсибләр мөфтиятнең бер территориаль берәмлеге саналучы, берничә мәхәллә яки җәмгыятьне үз эченә алган мөхтәсибәтләр белән җитәкчелек итә [3], ислам дине руханиларының үз вазифаларын башкарганда дин таләпләрен ничек үтәүләренә күзәтчелек итә, Диния нәзарәте вәкилләре сыйфатында мөфти фәтвалары һәм күрсәтмәләреннән (указаларыннан) чыгып эш итәләр.

Мөхтәсибәт җитәкчелегенә мөхтәсибне вазифасында мөфти раслый. Мөхтәсибләр имамнарның гамәлләренә карата шикаятьләрне карый һәм имамнар чыгарган карарларны яңадан карауда катнаша.

1930-елларда мөхтәсиб вазифасы бетерелә. 1990-еллар башында Үзәк Диния нәзарәте һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яңадан мөхтәсибәтләр төзелә, мөхтәсиб вазифасы кире торгызыла. Башкортстанда 38, Татарстанда 44 мөхтәсибәт, Чуашстанда 5 мөхтәсибәт булдырылган.

Әдәбиятвики-текстны үзгәртү

  • Мөхтәсиб. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 116-117нче бит. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамаларвики-текстны үзгәртү

Моны да карагызвики-текстны үзгәртү

Искәрмәләрвики-текстны үзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)