Башкортстан

Русия Федерациясенең эчендә республика (дәүләт), Русия Федерациясенең субъекты

Башкортстан Республикасы, Башкортостан Республикасы (Башкортста́н, Башкортоста́н[1], баш. Башҡортостан Республикаһы, рус. Республика Башкортостан) — Россия Федерациясе белән берләшкән, Россия Федерациясе субъекты, Идел буе федераль округынә, ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.

Башкортстан
Илтамга
Башкала Уфа
Халык саны 4 016 481 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 11 октябрь 1990 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Екатеринбург вакыты, UTC+05:00
Рәсми тел рус теле, башкорт теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 143,600 км²
ДДӨБ 214 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54.47°N 56.27°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 347 Edit this on Wikidata
RU-BA Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Башкортстан Хөкүмәте
Канун чыгару органы Башкортстан Корылтае
Дәүләт башлыгы исеме Башкортстан Республикасы Башлыгы
Башлык исеме Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры
Хөкүмәт башлыгы Андрей Назаров
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Рәсәй сумы
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Башкаласы — Уфа шәһәре.

География

Чиктәшлек

ЯкТөбәк
Төньяк-көнбатышУдмурт Республикасы
ТөньякПермь өлкәсе
Төньяк-көнчыгышСвердловск өлкәсе
КөнчыгышЧиләбе өлкәсе
Көньяк
Көньяк-көнбатыш
Ырынбур өлкәсе
КөнбатышТатарстан

Географик урнашу

Көнбатыш Башкортстан. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы — борынгы җәйләү урыннары.

Башкортстан республикасы — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы — Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөше Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнаша. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Мәйданы — 143,6 мең км².

Республика территориясендә Башкортстан дәүләт тыюлыгы урнашкан.

Гидрография

Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), кушылдыклары — Нөгеш (235 км), Сем (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары. Башкортстан җирлегеннән шулай ук Җаек елгасы (2428 км.) башлана.

Күлләрнең саны — 2700. Республиканың иң зур күлләре Урал таулары артына урнаша. Көнбатыш өлешендә иң эре күл — Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²).

Климат

Ямантау

Тауларда уртача еллык температура +0,3°С, тигезлектә +2,8°С. Гыйнварьда Цельсия градусы буенча уртача температура 18°С, июльдә — +18°С. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново, Белорет) кадәр үзгәреп тора.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм, Урал тауларының көнбатыш ягында 700 ммга кадәр җитә.

Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә кар эреп бетә. Кар капламы 150—165 (таулы районнарда 171—177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.

Табигать

Урманнар республика территориясенең 40 % алып тора. Урал таулары артында катнаш урманнар, төньяктарак нарат-яфраклы һәм каен урманнары бар; урман-далалар — каен һәм имән агачларына бай.

Тарих

Орхон төрки язуында «Башкортстан» сүзенең язылышы
1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә башлый

Республика «Башгурд» исеме астында беренче тапкыр VIII гасырда Фәзлуллаһ Рәшидәддиннең «Огузнамә» исемле эшендә телгә алына, ә башкорт халкының үзатылышы (башҡорт) Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.

XXII гасырларда республиканың көнбатыш өлешендә яшәүчеләр Идел буе Болгары дәүләте, XIIIXIV гасырларда бөтен Башкортстан җирлеге Җучи Олысына, аның таркалуыннан соң башкортлар Казан, Нугай вә Себер ханлыклары, 1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә.

Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан җирлеге күбесенчә Уфа губернасы составында була.

1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасы Башкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан итә. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешү» имзалана.[2] Башкорт Совет Автономиясе Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оеша. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күрше Уфа губернасында урнашкан рус-татар шәһәре Эстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Совет хөкүмәте Эстәрлетамак шәһәрен Кече Башкортстанга бирә.

1922 елның 14 июненнән Уфа губернасын юк итеп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптән Бәләбәй һәм Бөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган) кертеләләр, башкаласы Этәрлетамактан Уфага күчерелә.

1952 елның маенда Башкорт АССРы эчендә Уфа һәм Стәрлетамак өлкәләре барлыкка килә, әмма 1953 елның апрелендә өлкәләргә бүленеш юкка чыгарыла.

1990 елда БАССР Югары Шурасы Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация кабул итә.[3]

Дәүләт корылышы

Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы — Башкортстан Республикасының беренче Президенты

Башкортстан Конституциясенә тиешле дәүләт власы хөкем, башкарма һәм кануннар чыгару юнәлешләренә бүленә.

Башкарма хакимлек

Башкортстан Республикасы Башлыгы — Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе.Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнә.

Хөкем власы

Башкортстан Республикасында хөкем власын Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм мировой хөкем тормышка ашыра.

Законнар чыгару власы

Башкортстан Парламенты — Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган кануннар чыгару органы.

Халык

Торак пунктлар


Уфа

Стәрлетамак

Салават

Нефтекама

УрынШәһәрБашкортча исемеРусча исемеХалык саны


Октябрьски

Белорет

Ишембай

Күмертау

1УфаӨфөУфа1 062 300
2СтәрлетамакСтәрлетамаҡСтерлитамак273 432
3СалаватСалауатСалават156 085
4НефтекамаНефтекамаНефтекамск121 757
5ОктябрьскиОктябрьскийОктябрьский109 379
6БелоретБелоретБелорецк68 804
7ТуймазыТуймазыТуймазы66 849
8ИшембайИшембайИшимбай66 242
9КүмертауКүмертауКумертау62 854
10СибайСибайСибай62 732
11МәләвезМәләүезМелеуз61 408
12БәләбәйБәләбәйБелебей60 183
13БөреБөрөБирск41 637
14УчалыУчалыУчалы37 771
15БлаговещенБлаговещенБлаговещенск34 246
16ДүртөйлеДүртөйлөДюртюли31 272
17ЯңавылЯңауылЯнаул26 988
18ДәүләкәнДәүләкәнДавлеканово24 040
19ЧишмәШишмәЧишмы21 198
20ПриютПриютПриютово20 888
[4]


Милли состав

Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре — Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нефтекама (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (25,4 %), башкортлар (29,5 %), руслар (36,1 %) тәшкил итә.

Халык1926[5]1939[6]1959[7]1970[8]1979[9]1989[10]2002[11]2010[12]
К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%
руслар1 064 70739,9 %1 281 34740,6 %1 418 14742,4 %1 547 89340,2 %1 547 89340,2 %1 548 29139,3 %1 490 71536,3 %1 432 90636,1 %
башкортлар625 84523,5 %671 18821,3 %737 71122,1 %892 24823,4 %935 88024,3 %863 80821,9 %1 221 30229,8 %1 172 28729,5 %
татарлар621 15823,3 %777 23024,6 %768 56623,0 %944 50524,7 %940 43624,5 %1 120 70228,4 %990 70224,1 %1 009 29525,4 %
чуашлар84 8863,2 %106 8923,4 %109 9703,3 %126 6383,3 %122 3443,2 %118 5093,0 %117 3172,9 %107 4502,4 %
чирмешләр79 2983,0 %90 1632,8 %93 9022,8 %109 6382,9 %106 7932,8 %105 7682,7 %105 8292,6 %103 6582,6 %
украиннар76 6102,9 %92 2892,9 %83 5942,5 %76 0052,0 %75 5712,0 %74 9901,9 %55 2491,4 %39 8751,0 %
арлар23 2560,9 %25 1030,8 %25 3880,8 %27 9180,7 %25 9060,7 %23 6960,6 %22 6250,6 %21 4770,5 %
мордва49 8131,9 %57 8261,8 %43 5821,3 %40 7451,1 %35 9000,9 %31 9230,8 %26 0200,6 %20 3000,5 %
башкалар39 7731,5 %56 9311,8 %60 7491,8 %52 4851,4 %53 5571,4 %55 4261,4 %74 5771,8 %165 0444,1 %
барлык2 665 346100,0 %3 158 969100,0 %3 341 609100,0 %3 818 075100,0 %3 844 280100.0 %3 943 113100,0 %4 104 336100,0 %4 072 292100,0 %

Административ-территориаль бүленеш

Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.

РайоннарХарита
  1. Әбҗәлил районы
  2. Әлшәй районы
  3. Архангель районы
  4. Аскын районы
  5. Авыргазы районы
  6. Баймак районы
  7. Бакалы районы
  8. Балтач районы
  9. Бәләбәй районы
  10. Балакатай районы
  11. Белорет районы
  12. Бишбүләк районы
  13. Бөре районы
  14. Болгавар районы
  15. Благовещен районы
  16. Бүздәк районы
  17. Борай районы
  18. Бөрҗән районы
  1. Гафури районы
  2. Дәүләкән районы
  3. Дуван районы
  4. Дүртөйле районы
  5. Ярмәкәй районы
  6. Зиянчура районы
  7. Җылаер районы
  8. Иглин районы
  9. Илеш районы
  10. Ишембай районы
  11. Калтасы районы
  12. Караидел районы
  13. Кырмыскалы районы
  14. Кыйгы районы
  15. Кызыл Кама районы
  16. Күгәрчен районы
  17. Кушнаренко районы
  18. Куергазы районы
  1. Мәләвез районы
  2. Мәчетле районы
  3. Мишкә районы
  4. Миякә районы
  5. Нуриман районы
  6. Салават районы
  7. Стәрлебаш районы
  8. Стәрлетамак районы
  9. Тәтешле районы
  10. Туймазы районы
  11. Уфа районы
  12. Учалы районы
  13. Федоровка районы
  14. Хәйбулла районы
  15. Чакмагыш районы
  16. Чишмә районы
  17. Шаран районы
  18. Яңавыл районы

Икътисад

Сәнәгать

Эре сәнәгый үзәкләре — Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Нефтекама, Туймазы, Октябрьски, Белорет. Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50 % Уфада чыгарыла.

Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар.

Энергетика

Аның нигезен җылылык электр стансалар тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4, Стәрлетамакта һәм Салаватта ҖЭҮләре, Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ. 

Башкортстан АЭС төзелеше Чернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.

Туймазы районының Төпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр стансасы урнашкан.

Авыл хуҗалыгы

Ашлык-терлекчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы. Бодай, арыш, солы, арпа, шикәр чөгендере, көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йон сарыкчылыгы, кошчылык, атчылык, кымызчылык һәм умартачылык үсешне алган. Башкорт балы Россиядә киң мәшһүрлекне алган.

Транспорт

Тимер юлы транспорты

Тимер юл элемтәсе Самара—Уфа тимер юлыннан башлана, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясеннән Уфа станциясенә кадәрге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла.

Уфа тимер юллар аша Самар, Чиләбе, Ырынбур, Сембер һәм башка шәһәрләр белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар: Агыйдел һәм Караидел. Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.

Автомобиль юллар

Төбәк аша М5 «Урал», М7 «Идел», Р240 Уфа — Ырынбур, Р315 Уфа — Бөре — Яңавыл, Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорски, Р317 Бөре — Тазтөбе — Чаткы һәм Р361 Мәләвез — Магнитогорски[13] автоюллары баралар.

Авиа элемтә

Авиа элемтә Башкортстанны Россиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Греция, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанда иң зур аэропорт урнашкан.

Башкортстан бәйрәмнәре

«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителде.

Эшләми торган бәйрәм көннәре.

ДатасыИсемеИскәрмә
11 октябрьҖөмһүрият көнеБашкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көндә билгеләнә.
24 декабрьГербы Республикасы Конституциясе көне ярославль өлкәсе владимир өлкәсе Статья в Башкирской энциклопедии 2013 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.Калып:Владимир-ba ярославль өлкәсе, владимир өлкәсеҖөмһүрият Югары Советы 1993 елда Башкортстан Конституциясен кабул иткән көндә билгеләнә.
Ураза бәйрәмеУраза бәйрәме датасы Ислам календарена ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.
Корбан бәйрәмеКорбан бәйрәме датасы ай календарына ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.

Истәлекле көннәре.

ДатасыИсемеИскәрмә
25 февральБашкортстан Республикасы Дәүләт флагы көнеҖөмһүрият Югары Советы тарафыннан яңа флагны 1992 елда кабул иткән көндә (2002 елдан) билгеләнә ярославль өлкәсе владимир өлкәсе 25 февраля — День Государственного флага республикасы Гербы// ИА Башинформ 2017 елның 17 ноябрь көнендә архивланган. ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе.
20 мартҮзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә кул куйган көнРоссия Эшче-Авылдаш хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте Башкортстан Совет автономиясе турында 1919 елдагы Килешүгә кул куйган көндә билгеләнә. Совет рәсәе эченнән аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В. И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетырәисе в.б. М. Ф. Владимирский, милләтләр эшләре буенча халык комиссары И. В. Сталин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе, башкорт делегация эченнән — Башкорт хөкүмәте рәисе Кулаев Мстислав, Башкорт гаскәре адьютанты Ә. И. Бикбауов, Башкорт хөкүмәте әгъзасы М. Д. Халиков кул куйдылар.
31 мартБашкортстан Республикасынан Федератив килешү кушымтасына кул куйган көн1992 елда Федератив килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
3 августРоссия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Башкортстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары белән идарә итү даирәсе буенча Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының үзара вәкаләтлекләре аеру турындагы килешүгә кул куйган көн. ярославль өлкәсе br /өлкәсе1994 елда Россия федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасында килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
29 ноябрьБашкортстан милли-территориаль автономиясе берәмеге Россия дәүләтенең федератив өлеше буларак булдырылган көнБашкортстан милли-территориаль автономиясе 1917 елның 15 ноябрендә (иске ысул буенча) Башкорт мәркәз шурасы тарафыннан игълан ителә һәм III Бөтен башкорт оештыру корылтаенда раслана.

Башкортстанда халык (милли) Сабантуй бәйрәме рәсми статуска ия. Бәйрәм республиканың барлык муниципаль районнарында язгы басу эшләре бетү уңаеннан үткәрелә. Сабантуйның үткәрелү датасы ел саен Башкортстан башлыгы указына ярашлы тәгаенләнә.

Җөмһүрият Салават җыены фольклор бәйрәме ел саен Башкортстан республикасының төрле шәһәр һәм районнарында 2004 елдан алып үткәрелә башлады. 2011 елдан алып Салават җыены Салават районында үткәрелә.

Башкортстанның Октябрьский шәһәренда җөмһүрият Курай бәйрәме үткәрелә. Курай бәйрәме татарлар яшәгән республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында курайны пропагандалау һәм популярлаштыру, башкорт халык уен коралларын таралышын киңәйтү, шулай ук зирәк курайчылар ачу максатларында үтә һәм беренче мәртәбә 2001 елда оештырылды.

Шулай ук Башкортстан Республикасында Россия Федерациясе субъекты канунияте тарафыннан булдырылган башка истәлекле даталар да билгеләнә.

Искәрмәләр

Әдәбият

Шулай ук карагыз