Олег Коробченко | |
---|---|
Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 30 мае | |
Аңа кадәр | Альберт Кәримов |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 12 май 1977(1977-05-12) (47 яшь) СССР, Белоруссия ССР |
Сәяси фирка | Үсеш фиркасе |
Белем | Икътисад, идарә һәм хокук институты РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе |
Олег Владимир улы Коробченко (рус. Коробченко Олег Владимирович, 1977 елның 12 мае, СССР, Белоруссия ССР) – бизнесмен, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры в.б. (2022 елның 30 маеннан).
1977 елның 12 маенда Белоруссиядә туган. Әтисе ― төзүче, әнисе ― балалар бакчасы тәрбиячесе. Яр Чаллыга гаилә 1990 елда күчеп килә. Олег 25нче мәктәпне тәмамлый, институтка укырга керә, бер үк вакытта слесарь булып эшли. Вуздан соң «РемСервис» компаниясендә белгечлеге буенча эшли башлый, анда берничә ел эчендә бухгалтердан коммерция директорына кадәр юл узган.[1]
2004 елда Коробченко «Кориб» автосәнәгать холдингын төзегән һәм 2022 елның май азагына кадәр аның белән җитәкчелек иткән (2021 елда «Кориб»ның суммар кереме 3 млрд сумнан артып киткән)[2]. «Кориб» ― КАМАЗның рәсми дилеры. Компания, нигездә, ремонт һәм сервис хезмәте күрсәтү, йөк техникасын сату һәм утильләштерү белән шөгыльләнә. Төркемгә Россиядә барлык маркадагы йөк автомобильләрен утильләштерү буенча бердәнбер булган завод керә. Төркем шулай ук 2017 елда «Алабуга» ИИЗда үз аккумулятор заводын эшләтеп җибәргән[1].
2022 елның 15 июнендә узган Татарстан Дәүләт Советының XXXII утырышында депутатлар, бертавыштан диярлек (76 депутат хуплаган, 1 депутат тавыш бирүдән тоткарланган)[3], Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан вице премьеры ― сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына килештерүне хуплаган [4]
Ике тапкыр (2010, 2015) Яр Чаллы шәһәр Советына сайланган, 2019―2022 [3] елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (Үсеш фиркасеннән) [5]. Шулай ук 2019 елдан Татарстанда «Үсеш фиркасе» бүлеген җитәкли. 2020 елда «Үсеш фиркасе»нең федераль сәяси Советына кертелә һәм ТР Президентын сайлауларда(рус.)татар. катнаша, 82 959 тавыш җыя (сайлаучыларның 3,58 % ы) [1].
2021 елның 18 мартыннан ― Татарстанның байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе (рус. Федерация гребли на байдарках и каноэ РТ) президенты [6].
Өйләнгән, хатыны Лилия, шәхси эшмәкәр (2021 елда, шәхси эшмәкәр буларак, 79 млн. сум акча декларацияләгән [7]), биш балалары бар. Чаңгы спорты, хоккей, футбол һәм балык тоту белән мавыга.
Татарстан хөкүмәте | |
---|---|
Хөкүмәт башлыгы | |
Вице-премьерлар | Рөстәм Нигъмәтуллин • Васил Шәйхразыев • Ләйлә Фазлыева • Роман Шәйхетдинев • Шамил Гафаров • Марат Җәббаров • Олег Коробченко • Мидхәт Шаһиәхмәтов • Равил Әхмәтшин • Евгений Варакин |
Хөкүмәт әгъзалары | Илсур Һадиуллин • Айрат Хәйруллин • Радик Гайзатуллин • Рөстәм Заһидуллин • Ирадә Әюпова • Марсель Миңнуллин • Александр Шадриков • Марат Айзатуллин • Таһир Кәлимуллин (в.б.) • Владимир Леонов • Ринат Садыйков • Фәнил Әгълиуллин • Равил Кузюров • Илмирә Зарипова • Фәрит Хәнифов • Александр Груничев • Руслан Сабиров • Сергей Иванов • Гөлнара Габдрахманова • Фөдор Батков • Талия Миңнуллина • Гөлшат Нигъмәтуллина • Айдар Сәлимгәрәев • Алмаз Хисаметдинов |
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлары | |
---|---|
Александр Когогин (2007-2009) • Равил Зарипов (2009-2015) • Альберт Кәримов (2015-2022) • Олег Коробченко (2022-2024) |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары (2019-2024) | ||
---|---|---|
Җитәкчелек: |
| |
Президиум: | ||
Комитет 1: Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә |
| |
Комитет 2: Бюджет, салымнар һәм финанс | ||
Комитет 3: Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык |
| |
Комитет 4: Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше |
| |
Комитет 5: Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте |
| |
Комитет 6: Законлылык һәм хокук тәртибе |
| |
Комитет 7: Социаль сәясәт |
| |
Комитет 8: Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр |
| |
Комиссия 1: Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору |
| |
Комиссия 2: Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссиясе |
| |
Комиссия 3: Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү | ||