Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аста Нильсен latin yazuında])
Аста Нильсен (дан. Asta Nielsen, тугандагы исеме Аста Софи Амалия Нильсен Asta Sofie Amalie Nielsen; 11 сентябрь 1881 ел — 25 май 1972 ел) — Даниянең Германиядә танылу алган тавышсыз кино актеры. Русиядә 1914 елга кадәр нык популяр булган.
Аста Нильсен Швецияда һәм Даниядә үскән, бала чактан ук театр белән таныш булган. Аста Нильсен 1902 елдан Копенгагенда даими эшли. Беренче төшкән фильмы «Бездна» (Afgrunden, 1910). Бу фильмы аңа аннары да эшен дәвам итәргә мөмкинлек бирә һәм ул режиссер Урбан Гад тарафыннан контрактын 1915 елгача озайта.
Ире Урбан Гад фильмнарында гына төшә. Бу рольләр күбесенчә кире хатыннарга туры килә.Мәсәлән: «Ят кош»(Der fremde Vogel, 1911) яки «Мескен Дженни» (Die arme Jenny, 1912) фильмнары. Шулай ук комик фильмнарда да үз талантын күрсәтте, «Фәрештәкәй» (Engelein, 1914) .
1916 елда ул Даниягә китә, аннан тик Беренче дөнья сугышы тәмамлангач кына кайта. Ул чорда Аста Нильсен әдәби һәм драматик әсәрләрне экранлаштыру өчен генә төшә. 1920-1922 елларда үзенең фильмнарына продюсер буларак чыгыш ясый. "Гамлет"та төп рольне башкара.
1923-1930 елларда рус актеры Григорий Михайлович Хмараның хатыны һәм сәхнәдәш партнеры була.
- "Afgrunden"(1910)
- "Balletdanserinden" (1911)
- "Ангел" ("The Angel"; 1914)
- "Интоксикация" (1919)
- "Хоровод" ("Merry-Go-Round"; 1920)
- "Курфюрстендамм" (1920)
- "Гамлет" (1921)
- "Wandering Souls" (1921)
- "Roswolsky's Mistress" (1921)
- "Мисс Джули" (1922)
- "I. N. R. I."(1923)
- "Earth Spirit" (1923)
- "Athletes" (1925)
- "Будды" (1925)
- "Hedda Gabler" (1925)
- "Die freudlose Gasse" ("Безрадостная улица"; 1925)
- "Падшие" (1926)
- "Трагедия улицы" (1927)
- "Порок человечества" (1927)
- "Невозможная любовь" (1932)
↑ Kunstindeks Danmark↑ filmportal.de — 2005.↑ Mindetavle for Asta Nielsen↑ Нильсен Аста // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.↑ gravsted.dk