Байталлы

БайталлыБашкортстанның Кушнаренко районындагы татар авылы, Рәсмәкәй авыл советына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 445 кешенең яшәве мәгълүм.

Байталлы
Дәүләт Россия
Нәрсәнең башкаласыРасмекеевский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлекРасмекеевский сельсовет[d] һәм Бөре өязе
Халык саны445 (2010)[2],
458 (2002)[3],
485 (2009)[3]
Почта индексы452243
Карта

Демография

1917 елда авыл хуҗалыгы сан алу вакытында Уфа өязе Бакай вулысы, Байталлы авылында 187 хуҗалыкта 1038 кеше яши (башкортлар).[4]

Халык саны
2002[3]2009[3]2010[2]
458485445

1920, 1926, 1959 һәм 1970 елларда авыл халкы үзен татар итеп таный,[5] 1979 тулысынча һәм 2002 елда өлешчә (50%) ялгыш рәвештә башкорт итеп яздырганнар[чыганагы?].

Җитештерү тармагы

КФХ «Байталлы»

Мәгариф

Авылда татар урта мәктәбе уңышлы эшләгән. 2006 елда мәктәп коллективы Россия президентының 1 млн күләмендәге грантка ия булган. Мәктәпне 17 ел буе җитәкләүче директор Илфир Котдусов башкорт телен татар теле урынына укытырга каршы булуын яшереп тормаганга күрә Башкортстан чиновниклары белән каршылыкка керә. Каршылык иң югары ноктага 2006 елның “август педсоветының” тантаналы җыелышында менә. Котдусов Президент Дмитрий Медведев һәм Мортаза Рәхимов каршында бу эшнең ата-ана ризалыгыннан башка эшләнүен сөйли. Нәтиҗәдә 2007 елның мартында ул эшеннән бушатыла, аңа каршы ялган җинаять эше кузгатыла һәм ул кулга алына. Укытучылар бу карар белән килешмичә, район үзәгендә митинг оештырып карый, Котдусовны чыгаруны дәгвалап 850 имза җыя.[6]

Директорның принципиальлеге мәктәпкә аеруча кыйммәткә төшә. Грант акчасына алынган җиһазларны, шул исәптән җинел машина районның ул чактагы башлыгы файдасына “конфискацияләнә”[7]. Директор кәнәфиенә утыртылган җитәкче төрле сәбәпләр табып коллективны куып тарата. Республика күләмендәге үрнәк мәктәп тугыз еллыкка калдырыла.[8]

Мәдәният

Байталлы авылы мәдәният йорты янындагы тальянчылар ансамбле (җитәкчесе И. И. Әхмәтҗанов) үрнәк булып тора.

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 17 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 76 км

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 3,2 3,3 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  • М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
  • Список татарских сельских населенных пунктов Башкирской ССР, национальность жителей которых претерпела изменения по данным за 1926-79 гг., archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2011-07-01 
  • Директора образцовой школы увольняют за отказ ввести изучение башкирского языка
  • Башкортстанның күренекле ул функционеры бүген кылган җинаятьләре өчен иректән мәхрүм итү учреждениеләрнең берсендә утыра, Котдусов исә югары даирәдәге мәхкәмә тарафыннан тулысынча акланып иреккә чыга
  • Сәгыйдулла Хафизов. Күз тидеме сиңа, Байталлы? «Кызыл Таң». 19.03.2011(үле сылтама)
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)