Карача-Елга
Карача-Елга — Башкортстанның Кушнаренко районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 600 кешенең яшәве мәгълүм.
Карача-Елга | |
баш. Ҡарасайылға | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Карача-Елгинский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Карача-Елгинский сельсовет[d], Бөре өязе һәм Бөре кантоны |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 600 (2010)[2], 648 (2002)[3], 640 (2009)[3] |
Почта индексы | 452245 |
Җирле телефон коды | 34780 |
Демография
1917 елда авыл хуҗалыгы сан алу вакытында Мәскәү волосте, Карача-Елга авылында 269 хуҗалыкта 1584 кеше яши. Шул исәптән 262 йортта мишәрләр яши (1543 кеше), 7 йортта – башкортлар (41 кеше).[4]
2002[3] | 2009[3] | 2010[2] |
---|---|---|
648 | ↘640 | ↘600 |
1979 һәм 2002 елда (76%) халык ялгыш рәвештә башкорт итеп яздырылган[чыганагы?].
Җитештерү тармагы
“Карача-Елга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2009 елда предприятиеның 8 сөрү тракторы (Алтай, ДТ), 3 куәтле (1 Кировец, 2 Т-150 К), 8 универсаль (Беларусь), техник культуралар өчен (рәт арасын сөрә торган) – 1 (Т-70) трактор булган. Чәчүлекләр: бодай - 570 га, арпа – 510, көнбагыш 120 га, арыш («чулпан-7» сорты) - 650.[5]
Социаль тармак
Амбулатория, УП (унитар предприятие) “Күмәк”
Мәгариф
Авылда татар урта мәктәбе эшли. 2010-11 уку елында Карача-елга мәктәбендә 100 бала укыган.
Авылның атаклы кешеләре
- Закир Шакиров
- Нәҗип Вәлитов
- Назыйм Якупов (1928-2009) – Советлар Берлеге Герое
- Шәриф Солтанов (1913-1998), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Географик урынлашу
- район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 22 км
- якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 80 км