Ольга Корбут

Ольга Валентиновна Корбут (16 май 1955 ел, Гродно, Белорус ССР ы, ССРБ) — совет гимнасты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1972). Кораллы Көчләр өчен чыгыш ясый. Ренальд Кнышта шөгыльләнә. Укытучы тренер специальносте буенча Гродно дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1977).

белар. Вольга Валянцінаўна Корбут
Сурәт
Җенесхатын-кыз
Ватандашлык СССР
 Америка Кушма Штатлары
Кайсы ил өчен чыгыш ясый СССР
Патроним или матроним для человекаВалентиновна[d]
Кушамат/тәхәллүсThe Sparrow from Minsk[1] һәм Vrabia din Minsk[2]
Туу датасы16 май 1955(1955-05-16)[3][4][5] (69 яшь)
Туу урыныҺродна, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР[3]
Һөнәр төреспорт гимнасты
Әлма-матерҺродна дәүләт университеты[d]
Масса44 килограмм[1]
Спорт төреспорт гимнастикасы
Катнашучыgymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's balance beam[d], gymnastics at the 1976 Summer Olympics – women's balance beam[d], gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's floor[d] һәм gymnastics at the 1972 Summer Olympics – women's uneven bars[d]
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены Халыклар Дуслыгы ордены заслуженный мастер спорта СССР

Спортсмен года «Ассошиэйтед Пресс»[d] (1972)

Почётные граждане Гродно[d]

Биеклек / буй152 сантиметр[1]
Рәсми веб-сайтolgakorbut.com(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре7489
 Ольга Корбут Викиҗыентыкта
Лондонда мадам Тюссо музеенда Ольга Коруның балавыз сыны

Ольга Корбут 1963 елда икенче класта укыган чагында Ярослав Иванович Корольнең гимнастика түгәрәгенә килә. 1965 елда 10 яшендә Ренальд Кнышның төркеменә эләгә. Тәүге зур уңышка 1970 елда ирешә — таянып сикерүдә ССРБ чемпионы була һәм ССРБ җыелма командасына кертелә. Хатын-кыз арасында бүрәнәдә сальто эшли алган тәүге гимнаст.

Спорт гимнастикасы тарихына Людмила Турищева белән Ольга Корбутның бер-берсенә каршы тору тарихы ингән. Турищева иске академик гимнастика мәктәбен гәүдәләндәрә, ә Корбут спорттагы яңа агымны чагылдыра: дуамал элементлар, атлетизм һәм яшьлек. 1972 елда Мюнхен Олимпиадасында Корбут новаторларча гимнастика элементларын күрсәтә һәм тамашачы сөюен яулый. Ләкинабсолют беренчелек өчен каты алышта Турищевадан җиңелә[6]. Абсолют беренчелектә үзенең яраткан снаряды булган бүрәнәдә чыгыш ясаганда ул җитди хата җибәрә һәм нәтиҗәдә хәтта призерлар исәбенә дә керми[7].

1976 елда Ольга Монреальдәге Уеннарда ССРБ җыелма командасында була, команда составында - алтын һәм бүрәнәдә көмеш награда яулый.

1991 елдан АКШ-та яши, Америка гражданлыгына ия[8].

Казанышлары

  • 4 тапкыр Олимпия чемпионы:
    • 1972 ел — биеклек беренчелегендә, бүрәнә һәм ирекле күнегүләр
    • 1976 ел — команда беренчелегендә
  • Ике тапкыр Олимпия уеннары вице-чемпионы (1972 — брус, 1976 — бүрәнә)
  • Таянып сикерүдә 1974 елгы дөнья чемпионы
  • 1970 һәм 1974 елларда команда беренчелегендә дөнья чемпионы
  • 1975 елда ССРБ халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм ССРБ-ның чикләнмәгән чемпионы, күп тапкырлар ССРБ чемпионы
  • 1973 елда абсолют беренчелектә Аурупа чемпионатының көмеш медаль белән бүләкләнүчесе.

Искәрмәләр

  • O gimnastă din Belarus și-a vândut medaliile câștigate la Jocurile Olimpice
  • 3,0 3,1 Корбут Ольга Валентиновна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  • Encyclopædia Britannica
  • FemBio database
  • «Нашу гимнастику губит увлечение трюкачеством»
  • Sports around the World: History, Culture, and Practice by John Nauright / p333 (Тикшерелгән 25 декабрь 2015)(Тикшерелгән 25 декабрь 2015)
  • Ольга Корбут: «Хотя я имею американское гражданство, душа у меня всё равно осталась белорусской», archived from the original on 2013-12-27, retrieved 2020-08-13 
  • Сылтамалар

    Тышкы медиафайллар
    🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)