Төркия Гран-прие

Төркия Гран-прие (ингл. Turkish Grand Prix төр. Türkiye Grand Prix) — Формула-1 классында автоузышлар буенча дөнья чемпионаты этапларының берсе. Беренче тапкыр 2005 елда яңа Истанбул Парк автодромда үткәрелгән. Төркиянең беренче Гран-приенда McLaren пилоты Кими Райкконен җиңү яулаган.

Төркия Гран-прие
Нигезләнү датасы2005
Сурәт
Спорт төреспортның моторлы төрләре[d]
Дәүләт Төркия
УрынИстанбул Парк
Вакыйганың ешлыгы1 ел
ОештыручыХалыкара автомобиль федерациясе[d]
Гамәлдән чыгу датасы2021
Схематик иллюстрациясе
Һавадан күренеш
Карта
 Төркия Гран-прие Викиҗыентыкта

Ярыш Формула-1 чемпионаты календарена 2005 елдан 2011 елга кадәр кергән. 2020 елда COVID-19 пандемиясе аркасында расписаниегә җитди үзгәрешләр керткәннән соң әйләнеп кайта. 2021 ел сезонында Төркия Гран-прие календарьда Канададагы этапны алыштырырга тиеш булган, әмма чара кайбер илләрнең Төркиягә килү чикләүләре аркасында кичектерелә.

Автодром

Трасса Истанбулның Тузла районында шәһәрнең азия өлешендә урнашкан. Трасса төзелеше 2004 елның декабрендә башланган.

Истанбул Паркына һавадан күренеш

Трассаның озынлыгы 5333 метр тәшкил итә, ә киңлеге — 14тән 21,5 метрга кадәр. Узышлар сәгатькә каршы үткәрелә. Трассада 14 борылыш (6 уң һәм 8 сул) бар.

Комплекстагы трибуналарның гомуми мәйданы 7392 м², шулай ук 37 метр биеклектәге җиде катлы VIP манара бар.

12 700 м² мәйданлы төп трибуна 26 250 кеше сыйдыра ала. Аңа өстәмә рәвештә 60 000 кеше өчен вакытлы урыннар, трибуналар астына күчерелгән табигый калкулыклар һәм 5000 кеше өчен VIP-ложалар бар. Ярышны барлыгы 130 000 кеше карый ала.

Тарих

2005

Беренче Төркия Гран-прие җиңүчесе Кими Райкконен (McLaren-Mercedes) була, икенче урында — Фернандо Алонсо (Renault F1), өченчедә — Хуан Пабло Монтойя (McLaren-Mercedes).

Ярышта иң тиз әйләнешне Хуан Пабло Монтойя күрсәткән (1'24.770).

2006

2006 елда Төркия Гран-приен старттан финишка кадәр алда барган Фелипе Масса (Ferrari) ота , Фернандо Алонсо (Renault F1) икенче урынны яулый, ә җиде тапкыр дөнья чемпионы Михаэль Шумахер — өченче була.

Ярышта иң тиз әйләнешне Михаэль Шумахер күрсәткән (1'28.005).

2007

Джанкарло Физикелла Кадзуки Накадзима өстеннән оча (2008 елгы Төркия Гран-прие)

2007 елда бразилияле Фелипе Масса (Ferrari) полу-позиция алып, узышта икенче ел рәттән җиңү яулый. Матбугат конференциясе барышында ул «Истанбул паркы үз карьерамда борылыш ясаган трасса булды һәм, ниһаять, ярышларда җиңә башладым», - дип шәрехләгән[1].

Ярышта иң тиз әйләнешне Кими Райкконен күрсәткән (1'27.295).

2008

2008 елгы Төркия Гран-приенда Фелипе Масса поул-позициядән старт алып, өченче ел рәттән җиңү яулый.

Ярышта иң тиз әйләнешне Кими Райкконен күрсәткән (1'26,506).

2009

Brawn GP командасыннан британияле Дженсон Баттон җиңүче була, австралияле Марк Уэббер һәм алман Себастьян Феттель Red Bull Racing командасыннан подиумга лаек булалар.

Ярышта иң тиз әйләнешне Дженсон Баттон күрсәткән (1'27,579).

2010

«McLaren»нан британияле Льюис Хэмилтон җиңүче була, аның команда буенча иптәше һәм ватандашы Дженсон Баттон икенче урынны ала, «Red Bull Racing»тан австралияле Марк Уэббер өченче була. Уэббер поул-позициядән старт алган һәм команда буенча иптәше Себастьян Феттель белән бәрелешкәнгә кадәр алда барган.

2011

Дженсон Баттон 2009 елгы Төркия Гран-приенда

2011 елда Себастьян Феттель узышта җиңү яулый, үзенең Red Bull Racing командасы буенча иптәше Марк Уэббер һәм Ферраридан Фернандо Алонсоны узып китә.

2020

COVID-19 пандемиясе аркасында 2020 елда башта берничә планлаштырылган узышлар юкка чыгарыла. Төркия Гран-прие 2020 елның августында яңадан каралган календарьга өстәлә. Ярышлар уик-энды 2020 елның 13-15 ноябрендә узган[2]. BWT Racing Point F1 командасыннан Лэнс Стролл поул-позицияне яулаган. Mercedes командасыннан Льюис Хэмилтон алтынчы урыннан старт алып ярышта җиңә һәм Михаил Шумахер рекорды белән тигезләшеп, җиденче дөнья чемпионы титулын яулый.

2021

Төркия Гран-прие 2021 ел сезоннында Канада Гран-приен алыштыру сыйфатында өстәлә[3]. Чара Британия хөкүмәте тарафыннан кертелгән Төркиягә бару өчен чикләүләр аркасында гамәлдән чыгарыла. Төркиядәге этап Штирия Гран-приена алыштырыла.

Рәсми атамалар

  • 2005, 2010: Turkish Grand Prix[4][5];
  • 2006–2008: Petrol Ofisi Turkish Grand Prix[6][7][8];
  • 2009: ING Turkish Grand Prix[9];
  • 2011, 2020: DHL Turkish Grand Prix[10][11].

Гран-при җиңүчеләре

СезонПилотКонструктор
2005 Кими РайкконенMcLaren-Mercedes
2006 Фелипе МассаFerrari
2007 Фелипе МассаFerrari
2008 Фелипе МассаFerrari
2009 Дженсон БаттонBrawn GP
2010 Льюис ХэмилтонMcLaren-Mercedes
2011 Себастьян ФеттельRed Bull-Renault
2012-2019Үткәрелмәгән
2020 Льюис ХэмилтонMercedes

Искәрмәләр