2021 ел
Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган. |
2021 (ике мең егерме беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 2021 елы, III меңьеллыкның 21 елы, XXI гасырның 21 елы, XXI гасырның 3 унъеллыгының 1 елы, 2020 елларның 2 елы. 2021 елдан бирле 3 ел үтте.
Еллар |
---|
2017 · 2018 · 2019 · 2020 — 2021 — 2022 · 2023 · 2024 · 2025 |
Унъеллык |
2000-еллар · 2010-еллар — 2020-еллар — 2030-еллар · 2040-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
3 меңьеллык | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр — XXIII гасыр | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Хронологик таблица |
Вакыйгалар
- Кытайда тантаналы рәвештә Кытай комунистик партиясе йөзъеллыгы билгеләнәчәк.
- Түбәншәһәр нигезләнүгә 800 ел.
- 20 март ― озак ябылып торганнан соң Татарстан милли китапханәсе урамга куып чыгарылган Казан милли мәдәни үзәгенең бинасында эшен яңадан башлый.
- 23 апрель ― «федераль» СИБУР ТАИФ ширкәтенең нефтехим һәм энергетика активларының контроль пакетына ия була.
- 11 май ― Казанның Совет районы Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175нче санлы мәктәбендә[1] булган атыш вакытында 9 кеше һәлак була: 7 укучы, 2 укытучы[2].
- 31 июль ― Татар Википедиясендә 300 000 нче мәкалә языла (бу көнне мәкалә язучы кулланучылар: Римма Васильева, Юлдашева Луиза, Timlesj, Әмир, Ilnur efende, Ilsinchik, Qaramalitawdan).
Вафатлар
Гыйнвар
- 1 гыйнвар — Әхәт Гаффар, татар язучысы [3]
- 1 гыйнвар — Нияз Халиков, тарих фәннәре кандидаты, этнограф, археолог [4]
- 7 гыйнвар — Хәдичә Гыйниятова (84), җырчы, педагог. ТАССР атказанган артисты (1974), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)[5]
- 19 гыйнвар — Рәфикъ Юныс, журналист, язучы, публицист[6].
- 20 гыйнвар — Булат Солтанбәков (92), тарихчы[7].
Февраль
- 2 февраль — Галимҗан Хаҗиев (90), нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы[8].
- 12 февраль — Алия Арсланова (40), татар язучысы, журналисты.
- 14 февраль — Рәшит Сәләхов (79), ТР Арбитраж суды рәисе (1996―2011), РФ һәм ТР атказанган юристы[9].
- 17 февраль — Хуҗиәхмәт Мәхмүтов (88), фольклорчы галим, язучы, Тукай бүләге иясе[10].
- 22 февраль — Фатих Урманче (84), фольклорчы галим, фән докторы (1989), профессор[11].
- 26 февраль — Роберт Галиев (Робирт Тимерхан улы Галиев, 67), Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[12].
Март
- 4 март — Зәки Зәйнуллин (87), язучы, галим[13].
- 13 март — Нәҗибә Ихсанова (83), Камал театры актрисасы, РФ һәм ТР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты[14].
- 20 март — Факиһә Тугызбаева (71), БР халык шагыйре, С. Юлаев премиясе лауреаты[15].
Апрель
- 3 апрель — Николай Бех (75), 1987―1997 елларда КамАЗның генераль директоры[16].
- 6 апрель — Габделхәмит Равилов (88), ТР ФА академигы, Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты (ВНИВИ) директоры[17].
- 10 апрель — Альта Мәхмүтова (83), тарихчы, КФУ укытучысы[18]
- 18 апрель — Азамат Гыйләҗев (65), 2009―2016 елларда Уфа дәүләт «Нур» татар театрының баш рәссамы[19].
- 30 апрель — Надир Дәүләт (76), тарихчы, Мәрмәрә университеты (Төркия, Истанбул) профессоры[20].
Май
- 4 май — Йолдыз Исәнбәт (84), музыка белгече, педагог[21].
- 4 май — Александр Коновалов (87), профессор, Казан университеты ректоры (1979―1990)[22].
Июнь
- 27 июнь — Фәридә Зәбирова (67), мигъмарчы, Татарстанның атказанган архитекторы[23].
Июль
- 4 июль ― Рәфкать Таҗиев (78), табиб (хирург-онколог), фән докторы (1998)[24].
- 5 июль ― Хәлим Җәләй (81), Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты (1992)[25].
- 15 июль ― Салават Рәхмәтулла (79), шагыйрь[26].
- 19 июль ― Харис Нигъмәтҗанов (74), музыкант, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе [27].
- 20 июль ― Саимә Ибраһимова (93), язучы, тәрҗемәче, журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974)[28]
- 27 июль ― Әлмира Әдиятуллина (82), журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1989)[29].
Август
- 1 август ― Марат Садыйков (76), рәссам, Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы[30].
- 4 август ― Шамил Шәйдуллин (74), рәссам, Тукай премиясе иясе (2000) [31]
- 16 август ― Фарсель Зыятдинов (84), фән докторы (2002), профессор, язучы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе[32]
- 22 август ― Рәшит Шамкаев (81), Камал театры актеры (1968 елдан), Татарстанның халык артисты (1996)[33].
- 25 август ― Нур Әхмәдиев (74), шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[34].
Сентябрь
- 6 сентябрь ― Гәрәй Рәхим (80), шагыйрь, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге лауреаты (1984) [35]
- 23 сентябрь ― Мәрзия Фәйзуллина (91), балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)[36]
Октябрь
- 10 октябрь ― Фәндәс Сафиуллин (85), җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт вәкиле, сәясәтче, ТР ДШ һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты [37].
- 17 октябрь ― Ганҗә Әхмәдиева (77), төзүче-буяучы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980), Түбән Каманың мактаулы гражданины (2021)[38]
- 19 октябрь ― Илдус Якупов (86), композитор [39].
- 22 октябрь ― Вера Кузьмина (97), чуаш драма актрисасы, СССР халык артисты[40].
- 29 октябрь ― Мар Байҗиев (86), Кыргызстанның халык язучысы, кино һәм театр режиссеры[41].
- 31 октябрь ― Ногман Мусин (90), язучы, журналист. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), С. Юлаев премиясе лауреаты (1991), БР халык язучысы (2001)[42].
Ноябрь
- 6 ноябрь ― Фәйрүзә Мөслимова (67), шагыйрә [43].
Декабрь
- 8 декабрь ― Азат Әхмәдуллин (89), филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы [44]
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
Ηобель премиясе лауреатлары
- Дэвид Джулиус (1955), физиолог (АКШ),
- Ардем Патапутян (1967), нейробиолог (АКШ) ― температура һәм кагылу рецепторларын ачкан өчен [45]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары
- Джорджо Паризи (1948), физик-теоретик (Италия) – тәртипсезлек һәм флуктуацияләрнең физика системаларында атом төшеннән планетага кадәр масштабларда тәэсир итешүен ачкан өчен [46]
- Сюкуро Манабэ (1931), климатолог (Япония ― АКШ) ― «җир климатын физик модельләштерү һәм вариацияләрне сан ягыннан анализлау һәм глобаль җылынуның ышанычлы фаразы» өчен[46]
- Клаус Хассельман (1931), физик, океанолог (Алмания) – «җир климатын физик модельләштерү һәм вариацияләрне сан ягыннан анализлау һәм глобаль җылынуның ышанычлы фаразы» өчен[46]
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары
- Дэвид Макмиллан (1968), химик-органик (Бөекбритания ― АКШ) – асимметрик органокатализны үстергән өчен, ½ премия [47]
- Бенджамин Лист (1968), химик (Алмания) ― асимметрик органокатализны үстергән өчен, ½ премия [47]
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары
- Габделразак Гурна (1948), инглиз телендә язучы Танзания язучысы ― колониализм нәтиҗәләрен һәм качак язмышын мәдәниятләр һәм кыйтгалар арасындагы бушлыкта компромисссыз һәм мәрхәмәтле тикшергән өчен [48]
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Дмитрий Моратов (1961), «Новая Газета» баш редакторы (Россия) – Россиядә сүз иреген яклау буенча кыю көрәшкән өчен,
- Мария Ресса (1963), журналист, Rappler басмасын гамәлгә куючы (Филипин) – Филипинда сүз иреген яклау буенча кыю көрәшкән өчен [49]
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары
- Дэвид Кард (1956), Берклидагы Калифорния Университеты (Канада ― АКШ), ½ премия;
- Джошуа Ангрист (1960), Массачусетс технология институты (MIT) (АКШ) / Гвидо Имбенс (1963), Стэнфорд университеты (Голландия ― АКШ), ½ премия ― «табигый экспериментларның җәмгыять тормышында үзәк урын алып торучы сорауларга җавап бирергә сәләтле булуын исбатладылар, мәсәлән, хезмәт базарына минималь хезмәт хакы күләме ничек йогынты ясый һ. б.» [50]/
Искәрмәләр
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg