Уфа сәнгать укуханәсе
Уфа сәнгать училищесы, рус. Уфимское училище искусств, баш. Өфө сәнғәт училищеһы — 1921 елдан Уфада эшләп килүче, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә махсус урта белемле белгечләр әзерләүче уку йорты, бюджеттагы һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты (көллият).
Балалар музыка, сәнгать мәктәпләре өчен укытучылар, мәдәният оешмалары өчен хезмәткәрләр әзерләп чыгара.
Уфа сәнгать училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Уфа музыка техникумы (1921-1926) Башкорт дәүләт сәнгать техникумы (1926-1936) |
Нигезләү елы | 1921 |
Урын | Уфа |
Адрес | БР, Уфа , Пушкин урамы, 103а. |
Сайт | http://uui-rb.ru/ |
Логотип |
Директорлар
- Владимир Белов, РФ атказанган, БР халык артисты.
- Лидия Воробьёва
- Шамил Абдраков (2022 елның октябреннән)[1]
Тарих
- 1921 елның 1 сентябрендә Уфа губернасының һөнәри белем идарәсе карары белән Уфа музыка техникумы буларак ачылган[2].
- 1926 елда исеме Башкорт дәүләт сәнгать техникумы итеп үзгәртелгән.
- 1936 елда техникум икегә бүленә: Уфа музыка училищесы һәм Уфа театр-сәнгать училищесы.
- Бөек Ватан сугышы елларында укуханәләр ябыла.
- 1960 елда Уфа сәнгать училищесы буларак эшчәнлеген яңарта.
- 1997 елда Сибайда филиалы ачыла.
Белгечлекләр
Музыка һәм сәнгать бүлекләрендә дизайн, фортепиано, вокал сәнгате, оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары, эстрада җыры, музыка теориясе, Россия халыкларының музыка уен кораллары, музыкада тавыш яздыру осталыгы, хор дирижерлыгы, оркестр өчен кыллы уен кораллары, эстрада уен кораллары белгечлекләренә өйрәтәләр.
Укуханә укытучылары
Укуханәне тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар.
Укуханә 10 меңнән артык махсус урта белемле белгеч әзерләгән.
Бина
Уфаның Киров районында урнашкан бина 1971 елда 4 катлы итеп кирпечтән төзелгән. 600 урынлы концерт залы, картиналар галереясы бар.