Филиппинда C-130 һәлакәте (2021)

авиа бәла-казасы

2021 елның 4 июлендә Филиппин Хәрби-һава көчләренең (PAF) Lockheed C-130 Hercules самолеты Патикул (Сулу, Филиппин) шәһәре янында һәлакәткә очраган. Казада, ким дигәндә, 50 кеше һәлак булган, шулардан 47 кеше самолетта һәм тагын 3 есе җирдә һәлак булган. Очкыч Холо утравына террорчылык белән көрәш өчен юнәлгән хәрбиләрне алып барган. Бу вакыйга – Филиппинның хәрби тарихында иң куркыныч авиация һәлакәтләренең берсе, июнь-июль айларында Филиппинда икенче авиаһәлакәт[1].

Филиппин
Хәрби-һава көчләре

Lockheed C-130 Hercules
Гомуми мәгълүмат
Дата

4 июль, 2021 ел

Вакыт

11:30 (UTC+8)

Афәт төре

җиргә егылып төшү, яну

Сәбәп

тикшерелә (техник җитешсезлекләр , очып китү-утыру полосасыннан читкә чыгу)

Урын

Филиппин, Патикул

Үлүчеләр

50 (якынча яртысы)

Очкыч
Очкыч төре

Lockheed C-130 Hercules

Aвиаширкәт

Филиппин ХҺК

Борт номеры

5125

Очып китү урыны

Пасай (Филипин)

Очып килү урыны

Холо (Филипин)

Чыгарылу вакыты

1988

Юлчылар саны

88 (96)

Экипаж саны

8

Исән калганнар

49

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Мәгълүмат

Очкыч

Һәлакәткә очраган очкыч ― Lockheed C-130 Hercules, борт номеры ― 5125[2]. Элек Америка Кушма Штатлары Хәрби-һава көчләренең очкычы булган. Филиппин Хәрби-һава көчләре (PAF) очкычны Кушма Штатлар Хөкүмәтенең оборона һәм куркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча агентлык гранты хисабына 2021 елның гыйнварында сатып алган булган[3].

Каза

2021 елның 4 июлендә очкыч Филиппинның Пасай шәһәрендәге Вильямор авиабазасыннан (en) очып китә һәм Кагаян-де-Оро шәһәрендәге Лумбия аэродромына (en) юл тота. Кагаян-де-Ородан очкыч хәрбиләрне Холо (en) шәһәренә (Сулу провинциясе) илтә китә[4]. Сәгать 11: 30 да (UTC+8) очкыч Холо аэропортына утырырга омтылганда һәлакәткә очрый[5][6][7]. Очкыч очып китү-утыру полосасыннан читкә чыга, якындагы Патикул шәһәренең аз халык яши торган районында карьерга бәрелә һәм җиргә мәтәлеп төшеп яна [8][9][10].

Һәлакәт булган вакытта бортта 96 пассажир, шул исәптән 3 пилот, 5 экипаж әгъзасы һәм 84 Филиппин армиясе хәрбиләре булган [11][12]. Бортта шулай ук биш хәрби машина булган [13] .

Бортта 47 пассажир һәм 3 граждан заты һәлак булган, шул ук вакытта бортта 49 пассажир һәм җирдә 4 граждан заты җәрәхәт алган.[14]

Бу вакыйга – Филиппинның хәрби тарихында иң куркыныч авиация һәлакәтләренең берсе[15].

Хәрбиләр һәлакәт самолетка һөҗүм итү аркасында килеп чыккан дигән фаразны төшереп калдыра[16].

Кайтаваз

Филиппин хәрбиләренең Сулу берләштерелгән оператив төркеме (Jtf Сулу) һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләү-коткару эшләре үткәрә, шулай ук исән калганнарга ярдәм күрсәтә [17].

Филиппин Милли полициясенең Бангсаморо (en) автономияле районы полиция төбәк бүлекчәсенә (PRO BAR) шулай ук хәлгә бәйле рәвештә урыннарда хәрбиләргә һәм зыян күргән граждан затларына ярдәм күрсәтү йөкләнгән [18]. Америка Кушма Штатларының Маниладагы илчелеге шулай ук авиакатастрофада зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә сүз биргән [19].

Искәрмәләр