Борис Розинг
Борис Львович Розинг (1869 елның 23 апреле (5 мае), Санкт-Петербург, Россия империясе — 1933 елның 20 апреле, Архангельск, ССРБ) — физик, галим, педагог, телевидение уйлап табучысы, телевидение буенча беренче тәҗрибәләр авторы. 1912 елда рус техник җәмгыяте аңа алтын медаль һәм К. Г. Сименс исемендәге премия бирә. 120дән артык схема һәм телевизион җайланмалар системасын булдырган.
Борис Розинг | |
---|---|
Туган | 23 апрель (5 май) 1869 Санкт-Петербург, Россия империясе[1] |
Үлгән | 20 апрель 1933[1] (63 яшь) Архангельск, РСФСР, СССР[1] |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] |
Күмү урыны | Вологодское кладбище[d] |
Яшәгән урын | Россия империясе |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d] |
Һөнәре | физик, уйлап табучы, инженер |
Тормыш юлы
Борис Львович Розинг 1869 елның 23 апрелендә (5 маенда) Санкт-Петербургта туган. Әтисе — Лев Николаевич түрә була һәм статус киңәшчесенә кадәр эшләп, отставкага чыга. Әнисе — Людмила Фёдоровна — хуҗабикә, өч чит тел белгән[2][3].
1887 елда Петербургта алтын медаль белән гимназияне, 1891 елда Петербург университетының физика-математика факультетын беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый. Университетта профессорлар дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла.
1892 елдан Петербург технология институтында, 1895 елдан Константинов артиллерия училищесында укыта. Россиядә хатын-кызлар өчен югары белем кертү инициаторларының берсе. 1906 елда ачылган Санкт-Петербург хатын-кызлар политехник курсларының электромеханик факультеты деканы була.
1908 һәм 1909 елларда телевидениедә сурәтне кабул итүнең яңа ысулы ачылуын Англия һәм Алманиядә бирелгән патентлар раслаган. 1911 елда Борис Розинг камилләштергән телевизион җайланма Россиядә, Англиядә, Алманиядә, АКШта патентлана. Розинг үз лабораториясендә гади фигуралар сурәтләрен үзе тарафыннан эшләнгән кинескоп белән кабул итә ала[4].
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елның кышында институтлар эшендә кыенлыклар аркасында, Екатеринодарга гаиләсе янына китә. Биредә математик Николай Шапошников, Кубан тарихчысы, Император фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фёдор Щербина, генерал-лейтенант А. И. Пароменский һәм П. В. Миронов белән берлектә Кубан дәүләт технология университетының нигез салучыларның берсе була. Бу Төньяк Кавказдагы беренче югары уку йорт була. Розинг проректор, аннары электромеханика факультеты деканы була[5].
1920 елда Розинг Екатеринодарда физика-математика җәмгыятен төзи һәм аның рәисе була. Әлеге Җәмгыять Рус физик ассоциациясе әгъзасы булган.
1922 елда Розинг Петроградка кайта. 1924 елда яңадан Петербург технология институтында укыта башлый һәм Ленинград эксперименталь электротехника лабораториясенә өлкән фәнни хезмәткәр сыйфатында эшләргә чакырыла. Анда үз телевизион системасын яңадан торгызган һәм камилләштергән[6]. Аның системасында тапшыру җайланманың оптик-механик булуына карамастан, Розинг киләчәк тулысынча электрон системалар артында, дип санаган[7][8][9].
1931 елда «академиклар эше» буенча «контрреволюционерларга финанс ярдәме өчен» кулга алына һәм өч елга Лименда эшчеләр бистәсенә җибәрелә[10]. Әмма, совет һәм чит ил фәнни җәмәгатьчелегенең яклавы аркасында, 1931 елның декабрендә Архангельскка күчерелә. Анда Архангельск урман-техника институтының физика кафедрасына керә.
1933 елның 20 апрелендә Архангельскта баш миенә кан савудан 63 яшендә вафат була. Архангельскта Вологодское зиратында җирләнгән.
1957 елның 15 ноябрендә Ленинград шәһәр суды президиумы тарафыннан җинаять составы булмау сәбәпле ОГПУ коллегиясенең күчмә сессиясе карары гамәлдән чыгарыла. Розинг тулысынча аклана[11][12].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Блинов В. И., Урвалов В. А. Б. Л. Розинг. — Москва: Просвещение, 1991. — 64 с. — ISBN 5-09-001841-3.
- Горохов П. К. Борис Львович Розинг — основоположник электронного телевидения. — Москва: Издательство «Наука», 1964. — 120 с.
- Куценко И. Я. Б. Л. Розинг — первооткрыватель электронного телевидения, основатель Кубанского политехнического института. — Майкоп: Полиграфиздат «Адыгея», 2007. — 259, [1] с. : ил., портр., факс. с. — ISBN 978-5-7992-0454-9.
- Урвалов В. А. Борис Львович Розинг (1869—1933). Изобретатель электронного телевизора. — М.: URSS, 2017. — 248 с. — ISBN 978-5-9710-4391-1.