Сергей Антипов (1949)

«Тяп-ляп» җинаятьчел төркеме җитәкчеләреннән берсе

Сергей Антипов (рус. Антипов Сергей Иванович; кушаматы — «Антип») — «Тяп-ляп» җинаятьчел төркеме җитәкчеләреннән берсе[1][2].

Сергей Антипов
Туган 1 июль 1949(1949-07-01) (74 яшь)
Постау бистәсе, Свердлов районы[d], Казан, Татарстан АССР, РСФСР[d], СССР
Яшәгән урын Яңа Комлы урам
Владимир Кулагин урамы
Әлма-матер 114 нче мәктәп

Биографиясе

1949 ның 1 июлендә Казанның Сукунный бистәсендә туган. Әтисе Иван Сергей улы (1918-?), Икенче дөнья сугышы катнашучысы, сугышка хәтле киез итек фабригендә шофер булып эшләгән; бабасы чыгышы белән Салмачы авылыннан. Бала чагында Антиповның Ново-Песочный ур., 22/Суконный ур., 6 йортында яшәгәнлеге, шәһәрнең 16 нчы мәктәбенә йөргәнлеге, бокс белән шөгыльләнгәлеге билгеле[3].

1960 еллар уртасында ата-анасы «Теплоконтроль» заводы тирәсендә тораклыкка, Фрезерный урамына күченеп, 114 нче мәктәпне бетерә[1]. Мәктәп бетергәчтен бераз вакыт шофер булып эшли. 1960 еллар азагында — 1970 еллар башында талау, хулиганлык өчен төрмәдә утырып чыга. 1970 еллар уртасында «Тяп-ляп» ОҖТ оештыручыларның һәм җитәкчләреннән берсе булып китә[4].

1978 дә кулга алына. Җәүдәт Хантимеров аңа каршы таныклык (показания) бирмәгәнгә Антипов, бандитлыкта гаепләүдән котылып, башка җинаятьләрдә (машина урлап китү, көчләү) гаепләнеп, 15 ел төрмәгә хөкем ителә. Ябылудан чыккачтын Мәскәү өлкәсенә чыгып китә[5].

Моны да карагыз

Искәрмәләр