Җәүдәт Хантимеров

җинаятьчел төркем җитәкчесе

Җәүдәт Хантимеров (Хантимиров Завдат Файзрахманович, кушаматы Джавда) — җинаятьчел төркем җитәкчесе.

Җәүдәт Хантимеров
Туган 28 февраль 1955(1955-02-28)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән март 1982 (27 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Владимир Кулагин урамы
Әлма-матер 48 нче мәктәп
Эш бирүче Казан яшьләр үзәге

Биография

1955 нең 28 февралендә туган. Атасы Фәезрахман Ибраһим улы,Апас районы Урта Балтай авылыннан, Бөек Ватан сугышында катнашмаган, «Спартак» комбинатында кочегар булып эшләгән, әнисе - Тәскирә. 1960 елларда Фрезерный урамында яшәгәнлеге билгеле[1][2]. Шәһәрнең 48 нче мәктәбендә белем алган. Үсмер чагында сәләтле боксчы булса да, профессиональ боксчы булып китә алмаган. Мәктәпне бетергәннән соң Казан Яшьләр Үзәгендә электрик эшенә урнаша; шуның белән бер үк вакытта «Тяп-Ляп» исемем белән аталачак яшьләр җинаятьчел төркеменә ияреп, шул төркемнең җитәкчеләренең берсенә әйләнә. ОҖТ шөгыльләре арасында мәктәп укучыларыннан, аннары спекулянтлардан янап акча алу, машиналар урлап китү, күпләп йөгерешләр (пробежка) вакытында чит җинаятьчел төркемнәр әгъзаларын йә очраклы кешеләрне күпләп кыйнау булган. 1976 да яңа бер кыйнашуны әзерләгәндә кулга алынып 1 ел колониягә хөкем ителсә дә, «үзен яхшы тоткан» дигән сылтау белән 8 айдан ук иреккә чыгарыла.

1978 ның 31 августында Хантимеровның «Новотатарские» ОҖТ территориясенә (Яңа Бистә) оештырылган һөҗүмe нәтиҗәсендә арматура, гранаталар, кулдан ясалган көпшәле утлы корал белән коралланган 200 ләп кешелек үсмерләр төркеме тарафыннан берничә дистә кеше, шул исәптә берничә милиция хезмәткәре яралана, ике кеше һәләк була. Бу вакыйгалар соң тиз арада кулга алынган Хантимеров күпсанлы җинаятьләрдә гаепләнеп 1980 дә үлем җәзасына хөкем ителә. Суд карары 1982 дә тормышка ашырыла.

Искәрмәләр