Википедия:Мәкаләләр остаханәсе/Мәкаләдә нәрсә турында языла?

2. Нәрсә турында языла
3. Әһәмиятлелек
4. Чыганаклар
5. Эчтәлек
6. Ахыр

Андый мәкалә бармы?

Википедиянең татар телле бүлегендә төрледән-төрле объектларны, күренешле тасвирлаучы 501 195 мәкалә бар инде. Сезне кызыктырган предмет бүтән исем белән язылган булырга мөмкин. Буш эш эшләмәс өчен, Википедиядә предметны төрле исемнәр белән эзләп карагыз. Әгәр сезне кызыктырган объектны тапсагыз, аңа юнәлтү эшләргә була.

Әгәр әле эзләмәгән булсагыз, монда төрле исемнәр кертеп эзләгез. Соңыннан монда кире кайтыгыз.

Мәкалә предметы әһәмиятлеме?

Игътибар итегез

Безнең таләпләргә туры килмәгән мәкаләләр «тиз арада бетереләчәкләр». Әгәр дә сез мәкаләгез белән шундый аяныч хәл булуын теләмәсәгез, бу остаханәнең дәресләренә игътибар итегез һәм сыйфатлы мәкаләләр языгыз.

Ничек кенә булса да, сезне кызыксындырган мәкаләнең монда булмавы аның Википедия өчен кирәклеген исбатламый. Проект җәмәгатьчелеге мәкаләләрнең Википедия максатларына туры килү-килмәвен билгеләүче махсус әһәмиятлелек критерийларын билгеләде. Кыскача: яңа мәкалә төзегәнче, сезнеке кебек мәкалә зур-зур «кәгазь» энциклопедияларда (мәсәлән, «Татар энциклопедиясе», «Зур совет энциклопедиясе», «Британника») урнаштырыла алыр идеме икән? Әгәр җавабыгыз «әйе» булса, күпчелек очракта андый мәкалә Википедия өчен дә туры килә. Әгәр дә җавап «юк» икән, әһәмиятлелек критерийларын өйрәнегез!

Зинһар, киләсе темаларга язмагыз:

  • үзегез турында (нигә? (ru) * (en));
  • үзегезнең дусларыгыз турында;
  • үзегезнең музыкаль төркемегез турында;
  • үзегезнең веб-сәхифәгез турында;
  • үзегезнең ширкәтегез турында.

Алар бетереләчәкләр.


Нәрсә турында язасыгыз килә?

Рәхмәт