Давид Бергельсон
Давид Рафаилович Бергельсон (12 август 1884 ел — 12 август 1952 ел) — яһүд совет язучысы, драматург.
яһүд. דוד בערגעלסאָן | |
Җенес | ир-ат[1][2] |
---|---|
Ватандашлык | Россия империясе СССР |
Туу датасы | 12 август 1884[2][3] |
Туу урыны | Сарны[d], Липовец өязе[d], Киев гөбернәсе, Россия империясе Сарны[d], Ровно өлкәсе, Украина[4] |
Үлем датасы | 12 август 1952[5][2][3] (68 яшь) |
Үлем урыны | Здание органов госбезопасности на Лубянке[d], Красносельский район[d] Мәскәү, СССР[4] |
Балалар | Бергельсон, Лев Давидович[d] |
Язма әсәрләр теле | идиш теле |
Һөнәр төре | драматург, язучы, мөхәррир |
Эшчәнлек өлкәсе | творческое и профессиональное письмо[d][4] һәм мөхәррирләү[d][4] |
Активлык урыны | СССР[4] |
Әгъзалык | Еврейский антифашистский комитет[d] |
Давид Бергельсон Викиҗыентыкта |
Биографиясе
Язучы Киев губернасының Липовец өязендәге Охримово касабасында (хәзерге вакытта Украинаның Черкас өлкәсе Монастырище районы Сарны шәһәре) бай яһүд гаиләсендә туган.
1909-1912 елларда «Яһүд әдипләренең Киев төркеме»нә кергән.
1921 елда Бергельсон Берлинга күчеп киткән. Анда да, берничә башка илләрдә дә (Литва, Румыния, Франция) эшләп, 1929 елга кадәр, ССРБга кире кайтканчы, яһүд нәшерчеләре белән хезмәттәшлек иткән. Идиш телендә язган танылган прозаик-соцреалист булган.
1952 елда Фашизмга каршы яһүд комитетының башка әгъзалары белән бергә атып үтерелә. 1955 елда аклана.
1955 елда, Сталин үлеменнән соң, ул реабилитацияләнә һәм Советлар Союзында 1961 елда аның тулы әсәрләр җыентыгы дөнья күрә.
Бергелсонның бердәнбер улы Бергельсон Лев Давидович (1918—2014), Россия Фәннәр академиясының мөхбир әгъзасы, күренекле совет биохимиги була, ул шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Совет армиясендә капитан званиесында хезмәт иткән. Профессор Лев Бергелсон 1991 елда хатыны Наоми белән Израильгә күченә, икесе дә белән 2014 елда шунда вафат була.
Гаиләсе
Хатыны — Циля Львовна Бергельсон (Ципа Лейбовна; 1896—1968). Апасының кызы — балалар шагыйрәсе Хорол Двойра Шулимовнаа (Вера Соломоновна) (1894-1982), яһүди һәм рус телендәге китаплар авторы, әдәбиятчы һәм тарихчы. Ул Юдицкий Абрам Давидовичның (1886-1943) хатыны, техник фәннәр докторы Юдицкий Семен Абрамовичның әнисе (1932 елгы).
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Избранные произведения Давида Бергена в переводе на русский язык
- статья БСЭ о Давиде Бергельсоне
- Б. Тучинский. בין השמשותן און שטורמװינטן: ד. בערגעלסאָן («бэй самое ун штурмнан: Д. Бергольо» — Сумерки и порывы ветра: Д. Бертельс), «Черновицер блэтэр»: Черновицы — «Техник»: Кишинёв, 1935