Яһүд теле

Яһүд теле, иврит, гыйбрани теле, עברית, עִבְרִית, уку: [`ıv'ʁıt] (Ivrit, иврит) — яһүд халкының милли теле; Израилдә рәсми тел. Иврит теле хәрефләре, латин һәм грек хәрефләре белән беррәттән кайвакыт халыкара математика билгеләмәләре буларак кулланыла. Хәзерге Иврит теле Израиль Дәүләтенең сөйләм һәм рәсми теле буларак XX гасырда торгызылган һәм җайлаштырылган булган. Иврит хәзер сөйләшелә торган ике төньяк-көнбатыш семит телләренең берсе булып тора, икенчесе - арамей теле.

Яһүд телендә никудлы язма

Хәрефләр

Яһүд әлифбасы 23 хәрефтән тора.

ХәрефИсемАшкеназ исемеЯһүд телендә исемеТранскрипциясе
אАлефАлефאָלֶף[']
בБетБейсבֵּית[b] (дагеш белән); [v]
גГимельГимельגִימֶל[g]
דДалетДолесדָלֶת[d]
הҺей (Һе)Һейהֵא[h]
וВавВовוָו[v]
זЗайинЗайинזַיִן[z]
חХетХэс, хэйсחֵית[x]
טТетТэс (Тэйс)טֵית[t]
יЮдЙодיוֹד[j]
כךְКафКофכָּף[k] (дагеш белән); [x]
לЛамедЛамед (Ломед)לָמֶד[l]
מםМемМемמֵם[m]
נןНунНунנוּן[n]
סСамехСомехסָמֶך[s]
עАйинАин, айинעַיִן[`]
פףПэПэйפֵּא[p] (дагеш белән); [f]
צץЦадиЦоди, цодикצָדִי[ts]
קКуфКофקוֹף[k]
רРэшРэйшרֵיש[ ʁ ]
שׁШинШинשִׁין[ ʃ ]
שׂСинСинשִׂין[s]
תТавТов, совתָו[t]

Чыганаклар

  • Берлин И. Язык еврейский // Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона. — СПб., 1908—1913.