Украина

Украи́на (укр. Україна - Украйина)Көнчыгыш Европада урнашкан дәүләт. Тулысынча Европада урнашкан иң зур дәүләт. Украинада 350 000 татар яши.

Украина
Україна
БайракИлтамга
Украина милли һимныnoicon
Рәсми телукраин теле[К 1][1]
БашкалаКиев
Идарә итү формасыПарламент-президент җөмһүрияте (2014 елның 21 февраленнән[2])
Президент
Премьер-министр
Югары Рада Рәисе
Владимир Зеленский
Денис Шмыгаль[3]
Дмитрий Разумков
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

603 549[К 2]/ 576 604[К 3] км²
7
Халык саны
• Бәя (2013)
• Җанисәп (2001)
• Халык тыгызлыгы

45 469 800 [4]
48 457 102 кеше
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

 (38)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

176,310 млрд.[5] $
КПҮИ (2013) 0,740[6] (югары
Акча берәмлегегривна, ₴ — (UAH, код — 980)
Интернет-домен.ua, .укр[7]
ISO кодыUA
ХОК кодыUKR
Телефон коды+380[8]
Сәгать кушакларыUTC+02:00, UTC+03:00, DAZD[d] һәм Europe/Kyiv[d][9]
Җини коэффициенты25,6[10]
Балигъ булу яше18 яшь

Украинаны төньяктан көньякка якынча икегә бүлеп Днепр елгасы ага.

2001 елның җанисәбе буенча, халык саны — 48,457 миллион кеше, 2012 елда халык саны — 45 559 235 кеше.[11]

Дәүләт теле — украин теле, кайбер регионнарда рус, румын/молдав, һәм венгр телләрнең рәсми статусы бар.

Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, Парламент-президент республикасы. 2014 елның 22 февралендә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Евромәйдан көчләре хакимиятне басып ала, президент булып сайланган Виктор Янукович Киевтан кача, Югары Рада 23 февральдә президент вазифаларына Александр Турчиновны вакытлыча билгели.[12] 25 майда узган сайлауларда Пётр Порошенко беренче турда яңа президент булып сайлана, ләкин Яңароссия танылмаган дәүләтенә кергән Донецк һәм Луганск Халык Җөмһүриятләре сайлауларда катнашмый диярлек.

27 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 25 өлкә, 2014 елга кадәр 2 дәүләт буйсынудагы шәһәр (Акъяр һәм Киев) һәм Кырым Автономияле Җөмһүрияте, әмма Акъяр шәһәре һәм Кырым АҖ Кырым кризисыннан соң Россия эченә керде.

Украина бәйсезлек көне — 24 август 1991.

География

Чиктәшлек

ЯкИл
Төньяк-көнбатыш, көнбатышРоссия
ТөньякБелорусия
Төньяк-көнбатышПольша
КөнбатышСловакия, Маҗарстан
Көньяк-көнбатышРумыния, Молдавия, Днестр буе Молдован Җөмһүрияте

Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре белән юыла.

Кырый нокталар

Украинаның географик үзәге Черкассы өлкәсендәге Марьяновка авылы янында урнаша.

Рельеф

Украина күбесенчә Көчыгыш Европа тигезлегендә урнаша, ләкин илнең кайбер өлешләрендә таулар урнашалар: 2014 елга кадәр Кырымда Кырым таулары урнашалар иде (иң биек ноктасы — Роман-Кош тавы, 1545 м); көнбатышта — Карпат таулары урнашалар (иң биек ноктасы — Говерла тавы, 2061 м, шулай ук Украинаның иң биек ноктасы).

Климат

Гыйнварның урта температурасы — -8°…+4°С, июльнең урта температурасы — +18°…+23°С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300—700 мм, Кырым тауларында — 1000-1200 мм, Карпат тауларында — 1200-1600 мм.

Гидрография

Елгалар күбесенчә Кара һәм Азак диңгезләре бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днепр, Северский Донец, Көнбатыш Буг, Днестр, Дунай. Иң зур күл — Сасык (Кундук) күле (204,8 км²).

Тарих

Борынгы тарих

Хәзерге Украина территориясендә беренче дәүләт берәмлекне безнең эрага кадәр VII гасырда скифлар оештыралар. Шул ук вакытта Төньяк Кара диңгез буенда грек колонияләре барлыкка киләләр. Б. э. к. 200-елларда скифларны сарматлар кысып чыгаралар. III гасырда хәзерге Украина территориясенә төньяк-көнбатыштан готлар керәләр һәм Ойум патшалыгын оештыралар. 375 елда готлар һуннардан җиңелүгә дучар булалар һәм Рим империясе территориясенә күчереп урнашырга мәҗбүр ителәләр.

IV гасырыннан хәзерге Украина территориясендә славян кабиләләре урнашырга башлыйлар. V гасырда Украинаның сулъягы һәм Кырым Хәзәр каһанлыгыннан бәйлелегенә эләгәләр. 7 гасырда Кара диңгез көньяк буенда Бөек Болгар иле урнаша.

ССРБ составында

Украин ССР байрагы (19491992)

1920 елның 30 декабрендә РСФСР, Кавказ арты СФСР, Украин ССР һәм Белорус ССР ССРБ барлыкка килү турнында килешүен имзалыйлар. Ленин карары буенча "пролетариат санын артырыр өчен" Украинага Новороссия тарихи төбәге тапшырыла.

1920—1930-елларда илдә совет хакимияте украинлаштыру сәясәтен үткәрә.

1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 19321933 елларның массакүләм ачлыгына китерә.

1930-елларда республиканың сәнәгатьләштерү үткәрелә.

1934 елда республиканың башкаласы Харковьтан Киевга күчерелә.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында

1939 елда, Алмания белән алдан килешүләре буенча, ССРБ үз гаскәрләрен Көнбатыш Украинага кертә, ул Украин ССР составына кертелә.

1940 елда, ССРБ гаскәрләре Румыния территориясенә кергәч, Украин ССР составына Төньяк Буковина, Бессарабия өлеше, һәм Герца районы кертеләләр.

19411944 елларда Украина Бөек Ватан сугышының сугыш хәрәкәтләре мәйданы булган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын күрә, ә республиканың икътисадына зур зыян китерелә.

Сугыштан соңгы чоры

1945 елда ССРБның Чехословакия белән килешүе буенча Украин ССР составына Карпат арты өлкәсе кертелә.

1954 елда, Хрущев карары буенча "«Россия һәм Украина дуслыгының 300-еллыгы» хөрмәтенә" Украин ССР составына Кырым өлкәсе кертелә.

1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәт була.

1991 елның 24 августта УССР Югары Шурасы бәйсезлек турында игълан итә. 1994 елда Украина атом-төш статусыннан баш тарта, барлык атом коралы Россиягә җибәрелә.

Өр-яңа тарих

Моны да карагыз: Евромәйдан, 2014 елгы Россия яклы протестлар


2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Европа Берлеге белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр шул белән килешмәгәннәр һәм хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Сәяси һәм кораллы көрәш нәтиҗәсендә конституцион булмаган хәлдә Евромәйдан көчләре Киевта хакимиятне басып ала, Янукович Украинадан качып китә. Көнчыгыш Украина төбәкләре, аеруча Кырым, яңа хакимиятне легитим түгел булып саный.

2014 елның 16 мартындагы референдум нәтиҗәсендә Кырым Республикасы Россия составына күчкән.

7 апрелендә Донецк Халык Җөмһүрияте Киевтан бәйсезлеген игълан итә. 15 апрельдә Киев хакимияте Донецк өлкәсендә антитеррористик операцясен башлый, тиздән ул көнчыгыш төбәктә чынында ватандашлар сугышына әверелә.

12 майда, 11 майда үткәрелгән референдумнар нәтиҗәләренә туры китереп, Донецк һәм Луганск өлкәләре үз суверенитеты һәм Донецк һәм Луганск халык республикалары дәүләтләренең барлыкка килүе турында игълан иткәннәр. 24 майда Донецк һәм Луганск халык республикалары бердәм Новороссия Берлеген игълан итәләр.

Кораллы көчләр

Төп мәкалә: Украина Кораллы көчләре

Украинаның Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы.

Административ бүленеш

2012 елның 1 гыйнвары хәленә Украинада 459 шәһәр (шул исәптә Припәт һәм Чернобыль ташланган шәһәрләре), 885 шәһәр тибындагы бистә и 28 450 авыл бар.[14]

КартаШәһәр округларыАдминистратив карта
Украинаның административ бүленеше
  1. Винница өлкәсе
  2. Волын өлкәсе
  3. Днепропетровск өлкәсе
  4. Донецк өлкәсе[15]
  5. Житомир өлкәсе
  6. Запорожье өлкәсе
  7. Ивано-Франковск өлкәсе
  8. Карпат арты өлкәсе
  9. Киев өлкәсе
  10. Кировоград өлкәсе
  11. Луганск өлкәсе[16]
  12. Львов өлкәсе
  13. Николаев өлкәсе
  14. Әдис өлкәсе
  1. Полтава өлкәсе
  2. Ровно өлкәсе
  3. Сумы өлкәсе
  4. Тернополь өлкәсе
  5. Харьков өлкәсе
  6. Херсон өлкәсе
  7. Хмельницкий өлкәсе
  8. Черкассы өлкәсе
  9. Чернигов өлкәсе
  10. Черновцы өлкәсе
  11. Киев шәһәре
  12. Акъяр шәһәре[13]
  13. Кырым Автономияле Җөмһүрияте[13]

Сәяси төзелеш

Халык

Халык1926[17]1939[18]1959[19]1970[20]1979[21]1989[22]2001[23]
К. с., мең кеше%К. с., мең кеше%К. с., мең кеше%К. с., мең кеше%К. с., мең кеше%К. с., мең кеше%К. с., мең кеше%
украиннар23218,980,0123667,576,4832158,576,8135283,974,8736489,073,5537419,172,7337541,777,82
руслар2677,29,234175,313,497090,816,949126,319,3710471,621,1111355,622,078334,117,28
белоруслар75,8420,26158,20,51290,90,69385,80,82406,10,82440,00,86275,80,57
кырым татарлары0,1930,003,5540,0086,6360,0146,8070,09248,20,51
румыннар/молдаваннар259,330,9261,230,843342,60,82378,00,8415,40,84459,30,89409,60,85
болгарлар92,0780,32113,50,37219,40,52234,40,50238,20,48233,80,45204,60,42
венгрлар0,8690,003149,20,36157,70,33164,40,33163,10,32156,60,32
поляклар476,41,64357,71,16363,30,87295,10,63258,30,52219,20,43144,10,30
яһудләр1574,45,431532,84,95840,32,01776,11,65632,91,28486,60,95103,60,21
греклар104,70,36107,00,35104,40,25106,90,23104,10,2198,5940,1991,5480,19
әрмәннәр10,6310,0421,6880,0728,0240,0733,4390,0738,6460,0854,2000,1199,8940,21
татарлар22,2810,0855,4560,1861,3340,1572,6580,1583,9060,1786,8750,1773,3040,15
алманнар393,91,36392,51,2723,2430,0629,8710,0634,1390,0737,8490,0733,3020,07
барлык29018,2100,030946,2100,041869,0100,047126,5100,049609,3100,051452,0100,048240,9100,0

Торак пунктлары

Моны да карагыз: Украина шәһәрләренең исемлеге


Киев

Харковь

Харковь

Днепр

УрынШәһәрУкраинча исемеХалык саны


Донецк

Запорожье

Львов

Кривой Рог

1КиевКиїв2 814 258
2ХарковьХарків1 441 622
3ӘдисОдеса1 008 200
4ДнепрДніпро1 001 962
5ДонецкДонецьк962 024
6ЗапорожьеЗапоріжжя772 600
7ЛьвовЛьвів760 026
8Кривой РогКривий Ріг664 499
9НиколаевМиколаїв498 518
10МариупольМаріуполь486 856
11ЛуганскЛуганськ431 109
12ВинницаВінниця370 800
13МакеевкаМакіївка358 156
14Акъяр[13]Севастополь340 297
15Акмәсҗит[13]Сімферополь336 330
16ХерсонХерсон302 526
17ПолтаваПолтава298 652
18ЧерниговЧернігів296 836
19ЧеркассыЧеркаси286 037
20ГорловкаГорлівка279 637
2012 ел


Дәүләти бәйрәмнәр

Транспорт һәм элемтә

Су транспорты

Суднолар йөрешле елга юлларның гомум озынлыгы — 1672 км (күбесенчә Днепр елгасы).

Эре диңгез портлары Әдис, Ильичёвск, Херсонда, Николаевта һәм Мариупольдә урнашалар.

Һава транспорты

Халыкара аэропортлары Киевта, Харковьта, Днеприда, Донецкида, Львовда һәм Әдистә урнашалар.

Тимер юл транспорты

Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган; хәзерге Украина территориясендәге беренче тимер юлы 1861 елда төзелгән.

Украина тимер юлларның гомум озынлыгы — 22 700 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 9 572 километр (2009).

Шуның өстенә Киевта, Харковьда һәм Днепропетровскида метрополитен бар.

Элемтә

Украинаның телефон коды — +380, югары дәрәҗәле милли доменнар.ua (1992 елдан) һәм .укр (2011 елдан).

Сылтамалар

Шәрехләр

Искәрмәләр

  • http://www.ukrstat.gov.ua/
  • http://www.president.gov.ua/news/30130.html
  • 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 фактик рәвештә Россия Федерациясе составына керә
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2015-06-27, retrieved 2013-01-01 
  • Донецк өлкәсе территориясендә Донецк Халык Җөмһүрияте игълан ителгән
  • Луганск өлкәсе территориясендә Луганск Халык Җөмһүрияте игълан ителгән
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr_26.php?reg=22
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_39_gs.php?reg=2&gor=3&Submit=OK
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_59.php?reg=2
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_70.php?reg=2
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_79.php?reg=2
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng_nac_89.php?reg=2
  • http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/
  • Зеленский установил 9 мая на Украине День Европы вместо Дня Победы. Татар-информ, 8.05.2023
  • Зеленский объявил 9 мая на Украине Днем Европы вместо Дня Победы. ТАСС, 8.05.2023(рус.)

  • 🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg