Икенчел тел

Икенчел тел[1] яки L2кешенең "туган" (ягъни беренчел, L1) телне өйрәнелгәннән соң үзләштерелгән телне (ингл.) билгеләү өчен кулланган термин. Кайбер еш ярдәмчел тел (ингл.) дип аталган теллә гадәттә икенчел тел, яки лингва франка буларак кулланалар.

Икенчел тел
Сурәт
Әүвәлгесетуган тел
Кайда өйрәнеләсоциолингвистика[d]

Кулланылышта шулай ук икенчел тел төшенчәсе эченә кергән яки үзенә алган башка терминнар да туры килә:

  • туган телгә якын дәрәҗәсендә үзләштерелгән тел (инг. near-native like) һәм
  • функциональ телкешенең тормышның һәр очракларында кулланып үз теләкләрен яки кирәкләрен канәгәтьләндерә алу, галәмдә очраган барлык феноменнарын төгәл аңлату, кирәк булган барлык мәгълүматны таба һәм аңлый алу өчен куллана ала алган тел[2][3]), үзенә L1 һәм L2 теленең өлешен ала.

Яшь

[4][5][6][7]Кайбер галимнәр хәбәр иткән эзләнүләр нәтиҗәләре беренчел (L1) һәм икенчел (L2) телләр арасындагы төп аерма – кешенең бу телне өйрәнгән яше белән билгеләнә. Мәсәлән, лингвист Эрик Линнеберг (ингл.) used икенчел тел терминын кешенең балигълык яшеннән соң өйрәнелгән яки куллана башлаган тел (ингл.)не билгеләү өчен кулланган. Гадәттә кешеләр үзләренең икенчел телләрендә беренчел телендәге кебек иркен куллану һәм аңлау дәрәҗәсенә ирешә алмыйлар. Шундый карашлар критик период гипотезасына (ингл.) бәйләнгән дип санала.

Хылтенстам фамилиялы галим үзенең 1992 елда эзләнүләрнең нигезендә бастырылган мәкаләсендә “Телне туган тел дәрәҗәсендә (L1) яки туган телгә якын дәрәҗәсендә (L1.X?) үзләштерә алу арасындагы аермасын 6-8 яшь чигенә туры килгән бер мизгелнең билгеләве күренә. Аеруча, тел белән беренче очрашу вакыты тел кулланылышның ешлылыгы һәм интенсивлыгы белән бәйле булуына ишарә итә ала” (Hyltenstam, 1992, 364 бит) дип хәбәр итте, ягъни якынча бу яшьтән соң телне туган тел дәрәҗәсендә өйрәнү өчен мөмкинчелек тәрәзәсе ябыла дигән фикер.

Соңрак Абрахамссон белән бергә бастырылган фәнни эшендә (Hyltenstam & Abrahamsson, 2003), бу лингвистик мөмкинчелек тәрәзәләрнең яшькә турыдан туры бәйләнеше булмасада, балачактан соң телне "туган телгә якын дәрәҗәсендә" өйрәнү өчен еллар үтү белән күбрәк көч кертергә кирәклеген күрсәттеләр.

Шул ук арада, якынча шул ук югарыда билгеләнгән яшьтән соң L2'не өйрәнүчеләр телне туган телгә якын дәрәҗәсенә ирешә алсалар да, алар бу телдә ни кадәр әз хата ясасалар да, аларны телне L1 дәрәҗәсендәге белгән төркеменнән аера алу мөмкин.


L2 һәм L1 арасындагы охшашлыклар һәм аермалар

Тизлек

Икенчел телне өйрәнү күпчелек көшеләр өчен гомер буе дәвам иткән процесс була ала. Тотрыклы көч түгүгә карамастан, икенчел телне өйрәнүчеләр аңарда беркайчан да тулысынча туган тел дәрәҗәсендә белүчеләргә охшаш дәрәҗәгә ирешә алмасалар да, практика белән юрагы дәрәҗәдә иркен белүгә ирешә алуга мөмкинлек саклана. 5 яшкә җиткән балалар, сүзлек байлыгыннан һәм кайбер грамматик структуралардан тыш, үз беренчел телне югары дәрәҗәдә үзләштергән дип санала ала.

Хаталарны төзәтү

Белү тирәнлеге

Уңышлар

Икенчел телне өйрәнү теорияләре

Blackboard used in class at Harvard shows students' efforts at placing the diaeresis and acute accent diacritics used in Spanish orthography.

Чит тел/Чит ил теле

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Өстәмә чыганаклар