Ка-52

Ка-52 «Аллигатор», татарча Ка-52 "Тимсах" (эшләнмә «800.06», НАТО буенча Hokum B) — Россиянең яңа буын күзләү-һөҗүм итүче боралагы.

Ка-52
Типхәрби күзләү-һөҗүм итүче боралак
ЭшкәртүчеКамов ОКБ
Эшләп чыгаручыАрсеньев һава җитештерү ширкәте
Баш конструкторС. В. Михеев
Беренче очыш25.06.1997
Файдалану башы11.2011
Статусфайдалануда
Төп файдаланучыларРоссия Хәрби Һава Көчләре
Җитештерү еллары2008 елдан
Ка-52
Кораблар өчен Ка-52К

Боралак броньланган һәм броньланмаган техника, гаскәриләр һәм һава тәмекләрен сугыш кырында тидерә ала. Ка-50 "Кара акула" моделен үстерелгән боралак булып тора.

Ка-50 боралагын җитештерү вакытында, Ка-52 - харби һава көчләренең командир боралагы булган, ул хәрби боралаклар төркеме белән идарә иткән.

Ка-52К - кораблар өчен боралак, анда көчлерәк ракеталар һәм радиолокацион җайланма урнаштырылган.

«Жук-АЭ» радиолокацион системасы 200-300 км өлкәсендә тәмекләрне таба.

Боралакта урнаштырылган Гермес-А ракеталар комплексы 30-100 км ераклыгында бронетехника тидерә ала.

Ка-52 боралаклары Франциядә җитештерелгән "Мистраль" боралак ташучысында урнаштырылырга тиеш иде, ләкин әлеге боралак ташучы санкцияләр сәбәпле Россиягә сатылмаган.

2016 елда "Адмирал Кузнецов" авиаташучысында Ка-52 урнаштыруы турында карар ителә.

Камов боракларының төп үзлеге - күчәрдәш ротор системасы (руль винты юк, ике ротор бер үк күчәрдә урнаштырыла һәм төрле юнәлешләрдә әйләнә, шуннан импульс саклану кануны буенча стабиль очыш тәэмин ителә).

Очу сыйфатламалары

  • Тизлек:
    • керәйсер тизлеге: 260 км/сәг
    • иң зур: 300 км/сәг
  • Очыш озынлыгы: 460-1110 км
  • Экипаж - 2 кеше

Сылтамалар