Ка-50

Ка-50 (НАТО буенча - Hokum A) яки Кара акула (көнбатышта «Werewolf») — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия бер урынлы һөҗүм итүче боралагы, бронетанк һәм механик техника, һава тәмекләрен һәм гаскәриләрне бетерү максатыннан сугыш кырында кулланыла.

Ка-50
Ка-50 боралаклары Мәскәү өстендә
Типхәрби һөҗүм итүче боралак
ЭшкәртүчеКамов ОКБ
Эшләп чыгаручыАрсеньев һава җитештерү ширкәте
Баш конструкторС. Михеев
Беренче очыш17.06.1982
Файдалану башы28,08,1995
Статусфайдалануда
Төп файдаланучыларРоссия Хәрби Һава Көчләре
Җитештерү еллары2009 елга кадәр
Ка-50

Телекод элемтәсе ябык каналы буенча махсус мәгълүмат килгәнче Ка-50 бараж итеп хәрәкәт итә. Бараж итү (фр. barrage) - иң озак очышка туры килүче тизлекне тәэмин итүче махсус очу режимы.

Ка-50 боралагында махсус мәгълүмати такта бар, анда боралакның урнашу урыны, җир рельефы, тәмек координаталары турында мәгълүмат күрсәтелә.

Боралак тәмекне тидерә һәм шул ук вакытта һава һөҗүменә каршы саклану чараларының тигезү зонасыннан китә.

Боралак Камов ОКБда, баш конструктор Сергей Михеев җитәкчелегендә эшкәртелгән, 1995 гаскәрдә кабул ителгән.

2009 елда серияләп җитештерелү туктатыла, киләчәктә яңартылган ике урынлы Ка-52 җитештереләчәк.

Очу сыйфатламалары

  • Тизлек:
    • керәйсер тизлеге: 265 км/сәг
    • иң зур: 310 км/сәг
  • Очыш озынлыгы: 520-1160 км

Сылтамалар