Күзнәй
Кузнецк (Күзнәй, рус. Кузнецк) — Россиядә шәһәр, Пенза өлкәсенең халык саны буенча икенче шәһәр.
Күзнәй | |
рус. Кузнецк | |
Байрак[d] | |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 1699 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт | ![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Күзнәй районы һәм Күзнәй өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Пенза өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 82 276 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 240 метр |
Кардәш шәһәр | Дьюла[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 23 км² |
Почта индексы | 442530 |
Рәсми веб-сайт | gorodkuzneck.ru |
Беренче язма телгә алу | 1699 |
Җирле телефон коды | 841-57 |
![]() |
Халык саны — 88 883 кеше.[2]
География
Кузнецк Труёв елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Пензадән 121 километр көнчыгыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Кузнецк тимер юл станциясе.
Климат
- Уртача еллык температура — +5,3 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 3,3 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 67,5%
Кузнецка климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 6 | 9 | 17 | 28 | 35 | 38 | 40 | 37 | 32 | 25 | 13 | 8 | 23,6 |
Уртача максимум, °C | −5 | −5 | 1 | 12 | 20 | 24 | 26 | 24 | 18 | 10 | 0 | −5 | 10 |
Уртача температура, °C | −9,5 | −9,8 | −4,7 | 5,9 | 14,4 | 19,2 | 21,3 | 19,0 | 13,1 | 5,3 | −3,4 | −8,9 | 5,3 |
Уртача минимум, °C | −12 | −13 | −7 | 1 | 7 | 11 | 13 | 12 | 7 | 2 | −5 | −11 | 0,4 |
Абсолют минимум, °C | −37,2 | −36 | −32,8 | −14 | −6 | −2 | 4 | 0 | −6 | −18,9 | −31 | −35 | −17,9 |
Чыганак: NASA. База данных RETScreen myWeather2.com tutiempo.net |
Тарих
Кузнецк 1699 елда Труёво авылы буларак нигезләнә. Воскресение чиркәве төзелүдән соң авыл Труёво-Воскресенское исемен ала.
1780 елда Кузнецк шәһәренә үзгертеп корыла һәм Сарытау калгайлыгы (1797 елдан — Сарытау губернасы) Кузнецк өязе үзәге була.
1856 елда Кузнецкдә 4 чиркәү, 1699 йорт һәм 122 лавка (кибет) булган. 1876 елда шәһәр аша Моршанск-Сердобск тимер юлы төзелә.
1918 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.
1928 елдан — Урта Идел өлкәсе Кузнецк районы үзәге; 1939 елдан — Пенза өлкәсе составында.
1980 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнә.
Халык
1840[3] | 1856[4] | 1897[5] | 1913[4] | 1926[4] | 1931[4] | 1939[4] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
10 626 | ~11 800 | 20 473 | ~26 500 | ~30 000 | ~31 100 | ~37 800 | 56 880 | 84 102 | 93 642 | 98 588 | 92 050 | 88 883 |
Милли состав
Милләт | 2002[11] | 2010[12] |
---|---|---|
руслар | 86,2% | 84,7% |
татарлар | 8,4% | 9,2% |
мордва | 2,9% | 2,2% |
Икътисад
Радиоприборлар, конденсаторлар, текстиль машиналар төзү, күн заводлары; икмәк, өй җиһазлар комбинатлары, тегү фабрикасы.