Майолика
Майолика (итал. Maiolica) — төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр (төзелеш плитәләре һ. б.).
Көнчыгыш архитектурасында бизәк төшерүнең үзенә генә хас мәдәни ысулы бар: анда үсемлек һәм геометрик сурәтләр чиратлашып бара, шуңа күрә аны аурупалылар арабескалар дип атаганнар.
Алтын Урда керамикасында күбрәк зәңгәр һәм яшел төсләрнең төрле төсмерләре кулланылган; бизәкләр белән аралаштырып һәм гарәп хәрефләре белән искиткеч матур итеп язган язуларны үтә күренмәле глазурь белән каплагач, һәркем сокланырлык чын сәнгать әсәре килеп чыккан.
Татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз.
Сылтамалар
- Ярославль майоликасының нәфис һөнәрчелеге сайты 2012 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)