Төс

Төсэлектромагнитик нурланыш оптик диапазонының субъектив сыйфатламасы, физик, физиологик, психологик факторларга бәйле һәм физиологик күрү сизүе нигезендә хасил була.

Кояш баю

Төс үзләштерү кеше индивидуальлеге, шулай ук спектраль состав, тирәдәге яктылык чыганакларына карата яктылык контрасты белән билгеләнә. Шулай ук метаметрия күренеше бик мөһим.

Физиология

Кеше төс рецепторлары — колбочкалар сизүчәнлеге спектр сыйфатламалары. Нечкә сызык белән эңгер-меңгер күрү рецепторлары — таякчыклар сизүчәнлеге күрсәтелә.

Төс сизү сәләте яктылыкны сизүчән күзәнәкләрнең ярсуы һәм ярсудан туктавы — күзләр челтәр катлавы рецепторлары (колбочкалар) ярдәмендә мидә хасил була.

Кешеләрдә һәм приматларда спектр сизүчәнлегенә бәйле өч төр колбочкалар бар: ρ (шартлы рәвештә кызыл), γ (шартлы рәвештә яшел), β (шартлы рәвештә зәңгәр). Челтәр катлау үзәгендә иң күп төс рецепторлары урнашкан.

Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм кайбер балыклар оптик нурланышның киңрәк өлкәсен күрә ала, алар якын ультрашәмәхә нурланыш (300–380 нм), спектрның зәңгәр, яшел һәм кызыл өлешен сизәләр.

Эңгер-меңгер вакытын сизүчән рецепторлар таякчыклар дип йөртелә.

Төп төсләр

Беренче тапкыр Исаак Ньютон бериш спектрны 7 төскә бүлә. Бериш спектр дифракцион рәшәткәдә күзәтелә.

ТөсДулкын озынлыгы, нмЕшлыклар, ТГцФотоннар энергиясе, эВ
Кызыл625–740405–4801,68–1,98
Әфлисун590–625480–5101,98–2,10
Сары565–590510–5302,10–2,19
Яшел500–565530–6002,19–2,48
Күк485–500600–6202,48–2,56
Зәңгәр440–485620–6802,56–2,82
Шәмәхә380–440680–7902,82–3,26

Төс түгәрәгенең төсләре

RGB системасында төсләр 12 төп төсмергә бүленә: 3 төп төс, 3 өстәмә төс, 6 арадагы төсмер.

ТөсТәртипТөсмер, 0–239Төсмер, 0–360 (HSV)Уналтылык коды
1КызылI00/360FF0000
2ӘфлисунIII2030FF8000
3СарыII4060FFFF00
4Сары-яшел (шартрёз)III609080FF00
5ЯшелI8012000FF00
6Зәңгәр-яшел (яшь кәбестә)III10015000FF80
7Яшел-зәңгәр (циан)II12018000FFFF
8ЗәңгәрсуIII140210007FFF
9ЗәңгәрI1602400000FF
10МиләүшәIII1802704B0082
11МаҗентаII200300FF00FF
12ГөлчәчәкIII220330FF0080

Киләсе калыпта төсләр түгәрәгенең 12 төсе күрсәтелгән: анда төп төсләр - кызыл, сары, зәңгәр (RYB). Биредә беренче тәртиптәге төсләр (төп), икенче тәртиптәге төсләр (катнаш), өченче тәртиптәге төсләр (катлаулы) күрсәтелә:[1].

ТөсТөс тәртибе
1КызылI
2Кызыл-әфлисунIII
3ӘфлисунII
4Сары-әфлисун (гәрәбә)III
5СарыI
6Сары-яшелIII
7ЯшелII
8Зәңгәр-яшелIII
9ЗәңгәрI
10Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә)III
11ШәмәхәII
12Кызыл-шәмәхәIII

Төс үлчәнә торган физик сыйфатларга ия була: яктылык, туендырылу, төсмер.

Әдәбият

  • Артюшин Л.Ф. Основы воспроизведения цвета в фотографии, кино и полиграфии. — М., 1970.
  • Вавилов Н. Свет и цвет в природе.
  • Яковлев Б. Цвет в живописи // Художник. 1961, № 3. С. 27–31.
  • Гуревич М.М. Цвет и его измерение, М.-Л., 1950.
  • Кустарёв А.К. Колориметрия цветного телевидения, М., 1967.
  • Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.
  • Ивенс Р.М. Введение в теорию цвета, пер. с англ. — М., 1964.
  • Шерцль В.И. О названиях цветов // Филологические записки. — Воронеж, 1873.
  • Wyszecki G., Stiles W.S. Color science. N.Y.-L.-Sydney, 1967.
  • Deane B. Judd and Gunter Wyszecki — Color in business, science and industry 1975, ISBN 0-471-45212-2
  • Алферов А.С., Шихирин В.Н.,Верняев В.И., Афанасьев А.Н. Полутоновой клин для метрологической аттестации автоматизированных систем контроля внешних признаков полуфабрикатов РЭА. Тезисы докладов Всесоюзной научно-технической конференции "Конструктивно-технологическое обеспечение качества микро- и радиоэлектронной аппаратуры при проектировании и в производстве. Ижевск, февраль 1986 года.


Искәрмәләр