Мар-дел-Плата
Мар-дел-Плата (исп. Mar del Plata – «көмеш диңгез») — Аргентинаның Буйныс-Айрыс провинциясендә урнашкан шәһәр.
Мар-дел-Плата | |
Нигезләнү датасы | 10 февраль 1874 |
---|---|
Дәүләт | Аргентина |
Нәрсәнең башкаласы | Хенераль-Пуэйредон[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Хенераль-Пуэйредон[d] |
Сәгать поясы | UTC−03:00 |
Халык саны | 593 337 (2010)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 38 ± 1 метр һәм 15 метр |
Кардәш шәһәр | Сорренто, Винья-дел-Мар, Форт-Лодердейл, Бари, Порто-Реканати, Тиянҗин, Һавана, Ла-Корунья, Граньяно, Биарриц, Санкт-Петербург[2], Пальма-де-Мальорка, Канкун[3], Сан-Бенедетто-дель-Тронто, Ачиреале, Сальцано, Бенито-Хуарес[d][3], Виган[d] һәм Рио-де-Жанейро[4] |
Мәйдан | 79,48 км²[5] |
Почта индексы | B7600 |
Рәсми веб-сайт | mardelplata.gob.ar(исп.) |
Җирле телефон коды | 223[6] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
Мар-дел-Плата Викиҗыентыкта |
Географиясе
Шәһәр Атлантик океан ярында, Буйныс-Айрыстан 400 км көньяктарак урнашкан.
Тарих
1746 елда хәзерге Мар-дел-Плата урынында иезуитлар миссиясе нигезләнә; 1751 дә ул индейлар тарафыннан юк ителә. 1874 елда Пвебло-Балькарсе (Pueblo Balcarce) исеме астында нигезләнгән; 1907 елдан шәһәр статусын йөртә; 1961 дән хәзерге исемдә.
Халык
1960[7] | 1970[8][9] | 1980[10] | 1991[1] | 2001[1] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|
211 365 | ↗302 282 | ↗415 309 | ↗512 989 | ↗541 951 | ↗593 337 |
Икътисад
Туризм, төзелеш, текстил, балык тоту сәнәгатьләре үсеш алган.
Архитектурасы
Испан клубы (1892; 1923 тә үзгәртеп корылган, архитекторлар Анхел Паскваль, Мартин Марко); маяк (1890); Изге Питер һәм Сесилия җәмигы (1893-1905, инженер Педро Бенва); Торре-дел-Монхе (1904; 1929 да үзгәртеп корылган) һәм Торре-Танке (1943, архитектор Корнелио Ланге) манаралары; казино (1936-1940, архитектор Алехандро Бустильо); модернизм өслүбендәге көйязар Альберто Вильямс йорты (1943-1945, архитектор Амансио Вильямс).
Галерея
- Шәһәр урамнарында
- Казино бинасы
- Вильямс йорты
Искәрмәләр
Рәсми сайт
- mardelplata.gob.ar(исп.)