Нефтчи (футбол клубы)

«Нефтчи» профессиональ футбол клубы (әзери. Neftçi Peşəkar Futbol Klubu) — Бакыдан азәрбайҗан футбол клубы. Азәрбайҗан Премьер-Лигасында уйный. Клубның күзәтчелек советы рәисе — Чыңгыз Абдуллаев[2].

Нефтчи
Нигезләнү датасы18 март 1937
Рәсми исемNeftçi Peşəkar Futbol Klubu
Кушамат/тәхәллүсΝαυαρχίδα, Πετρελαιοεργάτες һәм Εθνικη Ομαδα
Спорт төрефутбол
ҖитәкчеQ110260407?
Дәүләт Әзербайҗан
Баш тренерАдриан Муту[d]
ЛигаАзербайджанская футбольная Премьер-лига[d]
Өй стадионыБаксель Арена
Штаб-фатирының урнашуыБакы, Әзербайҗан
Рәсми веб-сайтneftchi.az/az
Рәсми төсак һәм кара
Социаль медиаларда күзәтүчеләре43 800 ± 99[1]
Категория игроков команды[d]
 Нефтчи Викиҗыентыкта

Клубка 1937 елда нигез салына, 1968 елга кадәр ул «Нефтяник» исемен йөртә. Азәрбайҗанның иң танылган командаларының берсе булып тора. Совет чорында Югары лигада уйный. Бәйсезлек чорында «Нефтчи» Азәрбайҗанның иң танылган клубы булуын дәвам итә, ул 8 чемпион титулын яулый.

«Нефтчи» — Ауропа Лигасының төркем этабына узган беренче Азәрбайҗан командасы[3].

Тарих

1937 елның 24 маенда ССРБ Кубогының 1/64 кысаларында Павел Штырлинның 87 нче минутта Ереванның «Динамо» капкасына керткән голы «Нефтяник» клубының эчке ярышларда рәсми очрашуларда керткән беренче голы була[4][5].

1946—1948 елларда ССРБның Икенче төркемендә уйный, 1949 елда Югары лигада (ул чакта ССРБның Беренче төркеме дип аталган) дебют ясый. 1950 елда Югары лигада (ул чакта «А» классы булган) соңгы, 19 нчы урынны ала һәм аннан төшеп кала. 1951-—1959 елларда «Б» классында уйный (ил дивизионында икенче). 1960-—1972 елларда янә ССРБның иң көчле лигасында чыгыш ясый (төрле чорларда «А» Классы, «А» Беренче төркеме, «А» Югары төркеме, Югары лига).

1966 елда ил чемпионатының бакыр призёры була. 1973-—1976 елларда — Беренче лигада (көч буенча икенче), 1977—1988 елларда — Югары, 1989—1991 елларда янә Беренче лигада чыгыш ясый.

ССРБ таркалганнан соң Югары Азәрбайҗан лигасында чыгыш ясый һәм күп тапкырлар ил беренчелеге чемпионы һәм призёры, күп тапкырлар Ил кубогы иясе була.

«Нефтчи» Чемпионнар лигасында — 2004 һәм 2005 елларда Босния «Широки Бриег»ын һәм Исландиянең «Хабнарфьордюр»ын җиңеп, икенче сайлап алу раундында узган Азәрбайҗан футболы тарихында икенче команда. 2000 елда «Шәмкир» командасы икенче раундта үткән беренче команда була. «Нефтчи» Чемпионнар лигасының 3 нче раундына кадәр барып җиткән беренче Азәрбайҗан командасы була, анда алар 2012 елда ике матч суммасы буенча Исраилнең «Хапоэль Ирони Кирьят-Шмона» командасына җиңеләләр. 2012 елның 30 августында «Нефтчи» Никосиядә Кипрның АПОЭЛын җиңә һәм Ауропа Лигасының төркем этабына эләккән беренче Азәрбайҗан командасы була.

Казанышлар

Милли

2012 елның 4 октябрендә УЕФА Ауропа Лигасында Миланның «Интер» клубы белән матч алдыннан

ССРБ

  • Югары лига
    • Бакыр призёр (1): 1966
  • Беренче лига
    • Көмеш призёр (1): 1976
    • Бакыр призёр (1): 1954
  • Федерация Кубогы
    • Финалист (1): 1988

Азәрбайҗан

  • Азәрбайҗан чемпионаты (рекорд)
    • Чемпион (9): 1992, 1995/96, 1996/97, 2003/04, 2004/05, 2010/2011, 2011/12, 2012/2013, 2020/2021
    • Көмеш призёр (3): 2000/01, 2006/07, 2018/2019
    • Бронзовый призёр (6): 1994/95, 1998/99, 1999/2000, 2005/2006, 2007/08, 2017/18
  • Азәрбайҗан Кубогы (рекорд)
    • Иясе (7): 1994/95, 1995/1996, 1998/1999, 2001/2002, 2003/04, 2012/13, 2013/14
    • Финалист (4): 2000/01, 2011/12, 2014/15, 2015/2016
  • Азәрбайҗан Суперкубогы (рекорд)
    • Иясе (2): 1993, 1995
    • Финалист (1): 2013

Ауропа турнирлары

  • Интертото Кубогы
    • Финалист (1): 2008

Башка турнирлар

  • Бердәмлек Кубогы
    • Иясе (1): 2006
    • Финалист (1): 2005

Стадион

Баксель Арена стадионы территориясендә граффити

Тофик Бәхрамов исемендәге республика стадионы «Нефтчи» һәм «Бакы» клублары өчен өй аренасы булып тора. Стадион төзелеше 1930 еллар ахырында ук башланган, әмма Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, төзелеш туктатылган. Сугыш тәмамланганнан соң төзелеш эшләре яңадан башлана һәм немец хәрби әсирләре тарафыннан тәмамлана.

Рәсми ачылыш 1951 елда була. Башта стадион И. Сталин хөрмәтенә атала һәм «С» хәрефе рәвешендә төзелә. СБКФның XX съездыннан соң стадионга В. Ленин исеме бирелә. 1993 елда Тофик Бәхрамов вафатыннан соң, стадион танылган Азәрбайҗан футбол арбитры исемен йөртә башлый. 2012 елдан башлап «Нефтчи» шулай ук «Баксель Арена»да өй матчларын уздыра[6].

Еврокубоклардагы статистика

ТурнирМатчларҖиңүләрНичьяҖиңелүләрКертелгәнКалдырылганТуплар аермасы
Чемпионнар лигасы185581432-18
УЕФА Кубогы/Ауропа Лигасы401310175557-2
Интертото Кубогы6312770
Кубок ияләре кубогы201103-22
Барлыгы662117287699-32

Искәрмәләр

  • Наблюдательный совет. Neftchipfk.com. 2020-04-04 тикшерелгән.
  • First victory the prize for Neftçi and Partizan. uefa.com. 2020-04-04 тикшерелгән.
  • Кубок СССР 1937. Нефтяник (Баку) — Динамо (Ереван) 1:0 1/64
  • О чём поведала старая фотография. — «Вышка» (газета). — № 2 (19905). — 13 января 2012 года.
  • «Нефтчи» переехал на «8-й километр»(үле сылтама)
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыEva ElfieМахсус:ЭзләүСергей СкрябинВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:TurındaХатын-кыз хокукларыАкча эмиссиясеВикипедия:ЯрдәмВикипедия:ЭчтәлекВикипедияXXVIII гасыр (б. э. к.)Википедия:КонтактларВикипедия:Җәмгыять үзәгеЭлектр каршылыгыКулланучы:Динә АбдуллинаГабдулла ТукайПроект:Вики-яз 2024Армандо ДиамантэТатарстанЛәбибә Хөсәения мәктәбеИлдар СибгатуллинГалиәсгар КамалВикипедия:ФорумАвстралияРуслан СаберовИбраһим СәләховАмерика Кушма ШтатларыИнглиз телеГаяз ИсхакыйТатар милли киемнәре5 ноябрьМуса Җәлил биографиясеВикипедия:Гомуми форумВулканТөркем:Татар язучыларыГанов (Лестков)