Владимир Ленин

Владимир Илья улы Ленин (чын фамилиясе Ульянов; рус. Влади́мир Ильи́ч Ле́нин) — Россия империясе һәм СССР сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, инкыйлабчы, большевиклар фиркасен нигезләүче. 1917 елның Бөек Октябрь инкыйлабын оештыручылардан берсе. Фәлсәфәче, марксист, публицист, Өченче коммунистик интернационалны оештыручы, ССРБга нигез салучы. Фәлсәфә һәм икътисад өлкәсенә карый торган фәнни хезмәтләре бар.

Сурәт
Имза
Җенесир-ат[1][2][3][…]
Ватандашлык СССР
Тугандагы исемрус. Владимир Ильич Ульянов
Титулдворянин[d][4]
ТәхәллүсЛенин, Ильин, Н. Ленин, Старик, К. Тулин һәм Lenin
Туу датасы22 апрель 1870(1870-04-22)[2][5][6][…]
Туу урыныСембер, Сембер губернасы, Россия империясе[7]
Үлем датасы21 гыйнвар 1924(1924-01-21)[8][9][5][…] (53 яшь)
Үлем урыныБольшие Горки[d], РСФСР, СССР
Үлем төретабигый үлем[d]
Үлем сәбәбемигә кан йөгерү[d]
Җирләнгән урыныЛенин төрбәсе
АтаИлья Ульянов
АнаМария Ульянова[d]
КардәшМария Ильинична Ульянова[d], Ольга Ильинична Ульянова[d], Александр Ильич Ульянов[d], Дмитрий Ильич Ульянов[d] һәм Анна Ильинична Елизарова-Ульянова[d]
Ире яки хатыныНадежда Крупская
ЫругСемья Ульяновых[d]
Туган телрус теле
Язма әсәрләр телеалман теле, француз теле, инглиз теле һәм рус теле
Сак астында тоту урыныДом предварительного заключения[d]
Гаепләнгәнполитическая деятельность[d]
Җәзассылка в Сибирь[d]
Һөнәр төресәясәтче, инкыйлабчы
Эшчәнлек өлкәселенинизм[d], сәясәт[10] һәм каммунизем[10]
Эш урыныСанкт-Петербург дәүләт университеты
Башкарган вазыйфапомощник по юридическим документам[d][11]
Әлма-матерПитырбур дәүләт университетының юридик факультеты[d][12], Казан Император университеты һәм Сембер классик гимназиясе[d]
Активлык урыныСанкт-Петербург[13] һәм Мәскәү[13]
Сәяси фирка әгъзасыРоссия социал-демократик эшчеләр фиркасе, Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Чәч төсекара чәч
Сәламәтлек торышыөянәк авыруы
Сексуальная ориентацияҺетеросексуальлек[14]
КатнашучыРоссия инкыйлабы, II съезд РСДРП[d], III съезд РСДРП[d], IV съезд РСДРП[d], V съезд РСДРП[d], VII съезд РКП(б)[d], VIII съезд РКП(б)[d], IX съезд РКП(б)[d], X съезд РКП(б)[d] һәм XI съезд РКП(б)[d]
СугышРоссия инкыйлабы, Октябрь инкыйлабы һәм Русия ватандашлар сугышы
Әсәрләр исемлегепроизведения Ленина[d]
Сәнгать юнәлешеантиимпериализм[d], антикапитализм[d], марксизм һәм классовая борьба[d]
Сәяси идеологияленинизм[d][15]
Йогынтысын кичергәнКарл Маркс, Фридрих Энгелс, Георгий Валентинович Плеханов[d], Александр Һерцен[d], Георг Һегель, Карл Каутский[d], Иосиф Дицген[d] һәм Гобсон, Джон Аткинсон[d]
Бүләкләр

орден Труда Хорезмской НСР[d] (1922)

Казанның мактаулы гражданины

Биеклек / буй165 сантиметр
Изображение памятной доски
Әсәрләр җыентыгыВиктория һәм Альберт Музее
Автор буларак авторлык хокуклары халәтеавтор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Биттәге чәчләрборода в стиле ван Дейка[d]
Досье вШвейцарский архив исполнительских искусств[d][16]
Архивный фондАрхивы России[d]
Commons Creator битеVladimir Lenin
 Владимир Ленин Викиҗыентыкта

В. Ленин җитәкчелегендәге Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә:

  • Россия беренче Бөтендөнья сугышыннан чыга (Солых декреты);
  • алпавыт җирләре фәкыйрь крестьяннарга бүлеп бирелә (Җир декреты);
  • зур ширкәтләр милләтләштерелә;
  • дин дәүләттән аерыла;
  • ил патша хакимияте бурычларын түләүдән баш тарта;
  • милләтләрнең үзбилгеләнү сәясәте үткәрелә башлый (Польша, Балтыйк илләре, Финляндия, Молдавия, Төркия, Кытайның Манҗуриясе, Монголия, АТССР һ.б.);
  • сәнәгый электрлаштыру эшләре тормышка ашырыла (ГОЭЛРО планы);
  • дөнья тарихында иң зур күләмле Наданлыкны бетерү сәясәте үткәрелә;
  • бөтен милләтләрнең хокуклары тигез дип игълан ителә;
  • дөнья тарихында беренче тапкыр хатын-кызларга сайлау хокукы бирелә;
  • В. Ленин башлаган Яңа Икътисади Сәясәт вакытында икътисадый үсеш кайбер елларда 30 процентка җитә;

Тәрҗемәи хәле

Атасы — күренекле мәгърифәтче Илья Ульянов, Сембер губернасы дәүләт мәктәпләре буенча баш инспектор. Улы Сембер гимназиясендә укый.

1887 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Биредә үзенең революцион эшчәнлеген башлый. Шул ук елны студентлар арасында фетнәдә катнашканлыктан, университеттан куыла. Мәхкәмә аны хөкем итеп Казан өязендәге Апакай авылына «сөрген»гә җибәрә.

Володя Ульянов — студент (1887)

1888 елда аңа Казанга кайтырга рөхсәт ителә. 1888-89 елларда Федосеев түгәрәкләре эшендә катнаша. Биредә Маркс, Энгельс, Плеханов әсәрләрен өйрәнә башлый.

1891 елда Петербург университетының Юридик Факультетында экстерн рәвешендә имтихан тапшыра, 1891-1896 елларда Самар белән Петербург шәһәрләрендә мәхкәмәдәге присяжный вәкил ярдәмчесе вазыйфасын башкара.

1895 елда Санкт-Петербургда Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш берлеген (рус. Союз борьбы за освобождение рабочего класса) оештыруда катнаша.

1897 елда Енисей губернасына 3 еллык сөргенгә җибәрелә. Шушенское авылында яши.

1900 елдан эмиграциядә; Г. В. Плеханов һ.б. белән берлектә «Искра» гәзитен нәшер итә. РСДРПның II корылтаеннан башлап (1903), Ленин бәлшәвикләр фиркасен җитәкли. Эмиграциядә чакта яшерен фиркане саклап калу һәм ныгыту белән шөгыльләнә.

1912 елның 5 маенда Санкт-Петербургда бәлшәвикләрнең хакимиятләр рөхсәте белән чыккан «Правда» гәзите чыга. Ленин гәзитнең мөхәррияте белән канәгать булмый (мөхәррире И. Сталин була). Ленин көн саен диярлек төрле киңәшләр, күрсәтмәләр, хаталар төзәтеп хатлар җибәрә. Ике ел эчендә аның авторлыгында 270 мәкалә чыга.

1917 елгы Февраль Инкыйлабыннан соң Петроградка кайта, Октябрь Кораллы инкыйлабына җитәкчелек итә. Советларның II Бөтенрусия корылтаенда (1917, октябрь) ХКС рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 1918 елдан соң Эшче-Игенче Саклау Шурасы (1919 елдан Хезмәт һәм Саклау Шурасы (Советы) рәисе; БҮБК һәм СССР ҮБК әгъзасы.

1922 елның декабреннән, авыруы кәчәеп китү сәбәпле, сәяси эшчәнлектән беркадәр читләшә. Ленин вафатыннан соң СССРда Ленин тәгълиматы Сталин аңлатмасында канунлаштырыла.

1922 елның 24 декабрендә һәм яңа елның 4 гыйнварда ул Х ВКП(б) Корылтаена хат яза. Аңарда ул фирка белән итүгә дәгъва иткән һәм үзенә алмашка киләчәк бәлшәвик сәясәтчеләргә тәнкыйди сыйфатлама бирә. Соңыннан бу хат «Ленин васыяте» исемен алган.

Иосиф Сталинны ул гомумән югары урыннарга куярга кушмаган. Ул аны кабаланучан һәм үз әйләнә-тирәсе белән туктаусыз идарә итәргә мавыгучы бер бюрократ итеп сурәтли. Сталин алга сөргән Татарстан АССР шикелле милли автономияләрнең Советлар Берлегенә РСФСР «арадашчылыгы» белән керүен ул тулысынча хаксызга чыгара. Ленин бу башлангычны Сталинның «милли бәлшәвик»ләргә (республикалардагы коммунистларга) карата җыелган ачуы һәм үч алу нияте белән аңлата.[17]

Ләкин, XI Корылтай (апрель, 1923) Ленинның сүзен аяк астына салып, ВКП(б) беренче секретаре, димәк, ил җитәкчесе итеп Сталинны сайлый.

1924 елның 21 гыйнварында көчле авырудан үлә. Кызыл мәйдандагы Ленин төрбәсендә күмелгән.

Сугыш вакытында, 1941–1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә сакланган[18]. 1945 елның апрелендә Мәскәүгә кайтарылган.

Ульянов-Ленин вә Татарстан Автономиясе

ТАССРны оештыруда хәлиткеч роль уйный: Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы декретка(үле сылтама) кул куя (1920, 27 май).

Төп хезмәтләре

  • Ни нәрсә ул "халык дуслары" һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугыша? (Что такое "друзья народа" и как они воюют против социал-демократов?), (1894),
  • Россиядә капитализм үсеше (Развитие капитализма в России, (1899),
  • «Нишләргә?» (Что делать?), (1902) һ.б.
  • «Алга бер адым, ике адым элек (безнең партиядәге Кризис)» («Шаг вперёд, два шага назад (Кризис в нашей партии)»), (1904)
  • "Материализм һәм эпириокритицизм. Критик язмалар турында бер реакцион фәлсәфә» («Материализм и эмпириокритицизм. Критические заметки об одной реакционной философии»), (1909) - Ленинның гносеология буенча төп хезмәте.
  • "Марксизмның өч чыганагы һәм өч состав өлеше» («Три исто́чника и три составны́х ча́сти маркси́зма»), (1913)
  • "Милли мәсьәлә буенча критик язмалар" ("Критические заметки по национальному вопросу"), (1913)
  • "Милләтләрның үзбилгеләнү хокукы турында» («О праве наций на самоопределение»), (1914)
  • “Русларның милли горурлыгы турында” (“О национальной гордости великороссов”), (1914)
  • "Дәүләт һәм инкыйлаб. Марксизмның дәүләт турында тәгълимат һәм инкыйлабта пролетариат бурычлары». («Государство и революция. Учение марксизма о государстве и задачи пролетариата в революции»), (1917)
  • «Съездга хат» («Письмо к съезду»), (1922) «Ленинның васыятьнамә» кебек да билгеле

Күптомлы сайланма әсәрләре (1-45 томнар, 1954-1973) Татарстан китап нәшриятында татар телендә нәшер ителә.

Истәлек

Ленин хөрмәтенә меңнәрчә торак пунктлар (мәсәлән, Ленинград, Ульяновск, Лениногорск), урамнар (мәсәлән, Казанның Вахитов районында Ленин һәм Ульянов-Ленин урамнары) һәм бер астероид аталган.

Искәрмәләр

  • BeWeB
  • https://lenin.shm.ru/2434-2/
  • 5,0 5,1 Eesti biograafiline andmebaas ISIK
  • Брокгауз энциклопедиясе
  • P. Vi. Lenin, Vladimir Ilich // The Enciclopædia Britannica — 12 — London, NYC: 1922.
  • Ленин Владимир Ильич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1973.
  • Resis A. Encyclopædia Britannica
  • 10,0 10,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  • https://lenin.shm.ru/2407-2/
  • https://lenin.shm.ru/2410-2/
  • 13,0 13,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118640402 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  • Service R. Lenin: A Biography — 2000. — ISBN 978-0-674-00828-1
  • Сталин И. В. Об основах ленинизмаПравда, 1924.
  • performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  • Политические руководители Советского государства в 1922 — начале 1923 гг.
  • Рәшит Минһаҗ. Локман Закиров: «Мин – очраклы кеше». «Ватаным Татарстан», 09.02.2018
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg