Окума Сигэнобу

Япон самурайлары һәм сәясәтчесе

Окума Сигэнобу( 大隈 重信|О:кума Сигэнобу); 11 март 1838, Сага - 10 гыйнвар 1922, Токио - Япония дәүләт эшлеклесе һәм сәясәтчесе, дипломат, финанс эшлеклесе, Мейдзи һәм Тайсё чоры укытучысы.Маркиз. Япониянең 8 һәм 17 нче Премьер-Министры . Васэда университетына нигез салучы.

яп. 大隈重信
Сурәт
Имза
Җенесир-ат[1]
Ватандашлык Япония
Титулграф[d]
Тәхәллүс八太郎
Кушамат/тәхәллүс大隈老侯
Кана белән язылган исемおおくま しげのぶ[2]
Туу датасыОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Туу урыныСага, Япония
Үлем датасыОшибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Үлем урыныWaseda[d], Синдзюку, Япония
Җирләнгән урыныГококу-дзи (Токио)[d][4][5] һәм Ryūtai-ji[d]
Кабер сурәте
Ире яки хатыныОокума, Аяко[d]
Туган теляпон теле
Язма әсәрләр телеяпон теле
Һөнәр төредипломат, сәясәтче, хәрби хезмәткәр
Башкарган вазыйфаЯпония премьер-министры[d][6], Япония премьер-министры[d][6], член Палаты пэров Японии[d] һәм учредитель[d]
Әлма-матерKōdōkan[d]
Активлык урыныТокио[d][1]
Сәяси фирка әгъзасыРиккэн Досикай[d], Партия конституционных реформ[d], Shimpotō[d] һәм Kensei Hontō[d]
Бүләкләр
орден Цветов павловнии с большой лентой Большая лента Высшего ордена Хризантемы Высший орден Хризантемы с цепью
ЭраXIX гасыр һәм XX гасыр
СурәтләнәStatues of Ōkuma Shigenobu[d]
 Окума Сигэнобу Викиҗыентыкта

Биографиясе

Сигэнобу 1838 елның 11 мартында Хизен өлкәсенең Сага шәһәрендә (хәзерге Сага префектурасы ) самурайлар гаиләсендә туа. Ул Хидзэн кланының феодаль мәктәбендә Конфуцианлыкны өйрәнгән . Мэйдзиреставрациясеннән соң , 1867-1868 елларда, ул яңа хакимиятнең сәнәгать һәм финанс бүлекләрендә югары урыннар били. Ул 1873 - 1881 елларда Финанслар министры вазифасында була, феодалларның вассаллары өчен хезмәт хакы системасын яңадан билгели. Аның Мицубиси белән тыгыз бәйләнеше була, ул киләчәктә Япониядә иң зур концернга әверелә </br> 1882 елда, Сигэнобу Япониядә беренче сәяси фиркаләрнең берсе - Конституцион реформалар фиркасе төзи. Шулай ук 1882 елда ул Махсус токио мәктәбе (東京専門学校|Токио сэммон гакко) оештыра, ул 1902 елда Васэда университетына үзгәртелә, хәзерге Япониянең иң зур һәм абруйлы шәхси университетларының берсе булып киткән.

1888-1889 елларда ул Ито Хиробуми һәм Курода Киётака кабинетларында Тышкы эшләр министры булып эшли. Ул 1896 - 1897 елларда Мацуката Масаёсинең икенче кабинетында яңадан Тышкы эшләр министры, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры булып эшли. Итагаки Тайсукэ белән Конституцион фирка төзи, 1898 елның 30 июнендә Япония тарихында беренче тапкыр фирка кабинеты төзелә, мәгәр ул барлыгы дүрт ай гына дәвам итә. 1907 елда ул 7 елга сәясәттән китә, Васэда университеты эшләре белән шөгыльләнә.

Сигэнобу конституцияне яклап сәясәткә кайта, Премьер-Министр булып хезмәт итә һәм 1914- нче елда үз икенче Министрлар Кабинетын төзи. Ул Премьер-Министр вакытында Япония Беренче бөтендөнья сугышына Антанта ягында була һәм 1915 елның 18 гыйнварында Кытайга " Егерме бер таләп " ультиматумы куела.

Окума Сигэнобу кабере

1915 елның августында Сигэнобу үз хакимиятен үзгәртеп кора һәм, премьер-министр вазифасыннан тыш, Тышкы эшләр министры булып китте. 1916 елның июнендә император аңа дәүләткә хезмәт күрсәткән өчен косяку исеме бирә 侯爵, маркиз ) . Шул елның октябрендә бөтен Сигэнобу кабинеты отставкага китә.

Сигэнобу 1922 елның 10 гыйнварында үлә , Хибия паркында күмү тантанасында дистәләгән мең кеше катнаша. Токиода Бункё районы Гококу-дзи монастыре җирлегендә күмелгән.


Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
  • http://www.japantimes.co.jp/life/2016/11/26/travel/graves-gods-otsuka/#.WDxlA1yoOtt
  • The Japan Times, Japan times. Weekly international edition — 1897. — ISSN 0447-5763
  • 6,0 6,1 https://www.kantei.go.jp/jp/rekidai/ichiran.html
  • Чыганаклар

    • Окума Сигэнобу// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 18-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

    Сылтамалар

    • Founder of Waseda University: Shigenobu Ōkuma (англ.). — сайт Университета Васэда. Дата обращения 27 марта 2010. Архивировано 13 марта 2012 года.
    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg