Организм

Организм (лат. organizo (оештырам, тәртипкә китерәм) сүзеннән килеп чыгучы лат. organismus сүзеннән. Латин теленә бор. грек. ὄργανον — корал сүзеннән күчә) — тере булмаган матдәдән аерып торучы үзлекләргә ия булган тере җисем.

Организм
Сурәт
Кайда өйрәнеләбиология һәм тереклек турында фәннәр[d]
Коллаж
WordLift сылтамасыdata.wordlift.io/wl01714/entity/organisms[1]
NCI Thesaurus идентификаторыC14250
Более узкий внешний классid.nlm.nih.gov/mesh/vocab#SCR_Organism
Моңа өлешчә туры киләтән[d]
 Организм Викиҗыентыкта
E. coli микроорганизмы

Организмның тышкы һәм эчке тирәлеге бар. Тышкы тирәлек — организмны чолгап алган даирә. Эчке тирәлек дип исә организмның эчке даирәсен атыйлар[2].

Организмнар биология өйрәнүче төп җанлыклар булып торалар. Уңайлы булсын өчен барлык организмнар төрле төркем һәм категорияләргә бүленәләр. Иң гомуми бүлү критерие булып күзәнәкнең төшкә ия булуы тора. Бу үзлек буенча күзәнәкләре төшле һәм төшсез организмнар аерыла. Шулай ук күзәнәк саны буенча беркүзәнәкле һәм күпкүзәнәклеләргә бүленәләр.

Тере булмаган табигатьтән аерма

Тере табигатьнең тере булмаган табигатьтән төп аермасы булып организм һәм тирә-юнь арасында дәвамлы матдә һәм энергия алмашуы булып тора. Тере табигатьнең төп үзлекләре:

  • Сулыш — организм һәм тирә-юнь арасында газ алмашу процессы.
  • Туклану — туклыклы матдәләрнең организм тарафыннан үзләштерелүе.
  • Бүлеп чыгару — организмга кирәксез яки зарарлы матдәләрне тышка чыгару процессы.
  • Хәрәкәт — тере җисемнең тулысы белән яки аның аерым кисәкләренең аңлы рәвештә урыннарын алмашынуы.
  • Үсеш — биосинтез процесслары хисабына аерым бер организмның авырлыгы яки үлчәмнәре артуы.
  • Алга барыш — яшәеш дәвамында организмның камилләшүе.
  • Ярсучанлык — организмның тирә-юньнең тәэсиренә төрлечә илтифат итүе.
  • Үрчү — үзе сыман ук организмнар тудыру сәләте.
  • Нәселдәнлек — яңа токымнарга үз үзлекләрен тапшыру сәләте.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр



🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg