Оскар, 2009

81 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы 2009 елның 22 февралендә Лос-Анджелеста үтте. Номинантлар 22 гыйнвар көнне игълан ителгән. Тантананы Австралия актеры Хью Джекман алып барган.

81 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы
Дата22 февраль
Үткәрелү урыныКодак театры, Лос-Анджелес, АКШ
ТелеканалABC
Алып баручы(лар)Хью Джекман
ПродюсерБилл Кондон һәм Лоуренс Марк
РежиссерРоджер Гудман
Дәвамлык3 сәгать, 30 минут

«Бенджамин Баттон хикмәтле тормышы» фильмы 13 номинациягә тәкъдим ителсә дә, «Тузган торак миллионеры» («Slumdog Millionaire») фильмы иң күп бүләкне — 8 оскарны яулады.

Җиңүчеләр исемлеге

  • Иң яхшы фильм — «Slumdog Millionaire»
  • Иң яхшы режиссер эше — Дәнни Бойл («Slumdog Millionaire»)
  • Иң яхшы ир-ат роле — Шон Пенн («Харви Милк»)
  • Иң яхшы хатын-кыз роле — Кейт Уинслет («The Reader»)
  • Иң яхшы анимацион тулыметражлы фильм — «ВАЛЛ-И»
  • Иң яхшы икенче пландагы ир-кеше роле — Хит Леджер («Караңгы ритсер»)
  • Иң яхшы икенче пландагы хатын-кыз роле — Пенелопа Крус («Вики Кристина Барселона»)
  • Иң яхшы чит телдәге фильм — «Departures» (Япония)
  • Иң яхшы адаптияләнгән сценарий — «Slumdog Millionaire»
  • Иң яхшы оригиналь сценарий — «Харви Милк»

Сылтамалар