Пентатоника
- Белешмә сольфеджио дәресеннән алынган
Пентатоника (грек. биш тон) - биш баскычлы музыкаль рәт. Пентатониканың төп сыйфаты - ярымтоннар кулланмавы.
Куллану
Пентатониканы күбрәк көнчыгыш халыклары (япониялеләр, кытайлылар, төрки халыклар һ.б.) куллана. Әмма башка музыкаларда да очрый ала.
Төрләр
Пентатониканың ике төре бар: минор һәм мажор.
Мажор пентатоникасы
Натураль (чиста) Мажордан дүртенче (субдоминанта) һәм җиденче баскычлар булмавы белән аерыла. Мәсәлән, До-мажор өченнатураль мажор гаммасы До (I баскыч, тоника) Ре (II баскыч) Ми (III баскыч) Фа (IV баскыч, субдоминанта) Соль (V баскыч, доминанта) Ля (VI баскыч) Си (VII баскыч) кебек күренә, ә пентатоникасы До Ре Ми Соль Ля була.
Минор пентатоникасы
Натураль минордан икенче һәм алтынчы баскычлар юклыгы белән аерыла. Мәсәлән, До-мажорга параллель тонлыкта - ля-минорда шундый гамма: ля (I) си (II) до (III) ре (IV) ми (V) фа (VI) соль (VII). Шуңа күрә пентатоникасында ля до ре ми соль гына кала.