Постау чәчәге
Постау чәчәге (лат. Globularia L., 1753[1][2]) — бака яфраклары гаиләсенә тугандаш глобуляриячәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр, ярымкуакчыклар, сирәк кенә куаклар ыругы.
Постау чәчәге | |
Халыкара фәнни исем | Globularia L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | бака яфраклылар[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик төр | G. vulgaris[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4999[4] |
Постау чәчәге Викиҗыентыкта |
Таралуы
25 ләп төре билгеле, Европада һәм Азиядә, нигездә, Урта диңгез буенда киң таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – Вилькомм глобулярия яки тимгелле зәңгәрбаш (G. will-kоmmii, G. punctata) республиканың көньяк-көнчыгышында очрый. Известьле һәм ташлы тау битләрендә үсә.
Ботаник тасвирлама
10-20 см биеклектәге, киң тармакланган кыска тамырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Туры сабаклы. Яфраклары кыска сапта, таралып урнашкан, сизелер-сизелмәс тешле. Чәчәкләре төкчәле, зәңгәр, ялгыз башчага җыелган. Июньдә-июль башында чәчәк ата. Орлыктан һәм куакларын аерып утырту юлы белән үрчетелә.
Куллану
Декоратив үсемлек.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[5]