Пури

Пури (Орисса телендә - ପୁରୀ), Һиндстанда, Орисса штатында, координаталары - 19°48′N, 85°49′O булган шәһәр. Халык саны - 201 026 кеше (2011). Телефон коды - +06752. Автомобиль коды - +06752.Пу́ри[3] (Орисса телендә - ପୁରୀ), (Хинди телендә - पुरी), (Инглиз телендә - Puri}} (произношение) ) — көнчыгыш Һиндстанда, Орисса штатында шәһәр. Пури даирәсенең административ үзәге.

Пури
һинди पुरी
Сурәт
Рәсми телория[d][1]
Дәүләт Һиндстан
Нәрсәнең башкаласыПури[d]
Административ-территориаль берәмлекПури[d]
Сәгать поясыUTC+5:30[d]
Халык саны201 026[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек0 ± 1 метр
Мәйдан16,3268 км²
Почта индексы752001
Җирле телефон коды6752
Карта
 Пури Викиҗыентыкта

Географиясе һәм климаты

Бенгалия култыгы буенда, Бхубанешвар шәһәреннән якынча 60 км көньякка таба урнашкан..Шәһәр диңгез биеклеге дәрәҗәсендә урнашкан.[4].

Иң эссе айлар - май һәм июнь, аларның урта максимумнары тәңгәл рәвештә 33 һәм 32 °C; иң салкын айлар — декабрь һәм январь, аларның урта максимумнары 17 һәм 18 °C. Явым-төшемнәрнең урта еллык нормасы — 1341 мм. Иң яңгырлы ай — август, аның уртача нормасы - 301 мм; иң коры ай — декабрь, аның нормасы бары тик 5 мм генә[5].

Халкы

Пури халкы 2011 ел халык санын алу буенча 201 026 кеше[6], шуларның 104 267 ир-атлар һәм 96 759 хатын-кызлар. Укый-яза белү дәрәҗәсе 89,38 %.

Манзаралар

Шәһәр борынгы дини сәфәр кылу урыны буларак билгеле. Төп изге урын булып риваять буенча 5000 ел элек Индрадьюмна патша әмере буенча төзелгән Джаганнатха Гыйбадәтханәсе тора. Гыйбадәтханә күп мәртәбә янә төзекләндерелгән булган һәм хәзерге халәтендә VIII гасырдан бирле тора. Ул ел саен уздырыла торган арбалар фестивале өчен мәшһүр — Ратха-ятра. Һинд динен тотмаганнар өчен гыйбадәтханәгә керү тыелган.

Бенгалия култыгы яр буенда булып, Пури популяр диңгез курорты буларак мәшһүр.

Галерея

Искәрмәләр

  • Калып:Книга:Географический энциклопедический словарь
  • Puri, India Page. Fallingrain Global Gazetteer. 2013-11-18 тикшерелгән.
  • Weather2Travel
  • Urban Agglomerations/Cities having population 1 lakh and above. Provisional Population Totals, Census of India 2011. 2012-09-03 тикшерелгән.
  • Әдәбият

    • Manwesh Dutt, Tourist Guide Book of Orissa
    • Shrimati Shantilata Kanta, Shri Jagannath Dham, Puri
    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg