Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse(үле сылтама), рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендә[1][2] беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.

Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе
Логотип
Лидер:

СБКФ ҮК Генераль (беренче) сәркәтибе

Нигезләү датасы

1898

Таратылу датасы

6 ноябрь 1991

Штаб фатиры

Мәскәү, Иске мәйдан, 4

Идеология:

марксизм-ленинизм, социализм, коммунизм, большевизм

Яшьләр оешмасы:

Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге
В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы

Әгъзалар саны:

19 487 822 кеше (1989)

Шигарь:

«Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!»

Гимн:

Интернационал

Матбугат чарасы

Правда

1991 елның 6 ноябрендә таратыла.

Тарих

Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.

1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елданРоссия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елданБөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елданСоветлар Берлеге коммунистик фиркасе.

1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә.[3] 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.[4]

Әгъзалар саны

ЕлӘгъзалар саны[5]
1927 ел786288 кеше
1937 ел1453828 кеше
1941 ел2490479 кеше
1945 ел3965530 кеше
1950 ел5510787 кеше
1955 ел6610238 кеше
1960 ел8017249 кеше
1965 ел10811443 кеше
1970 ел13395253 кеше
1972 ел14109432 кеше
1973 ел14330525 кеше
1989 ел19487822 кеше

Генераль (беренче) сәркатипләре

1922–1953Йосыф Сталин
1953Георгий Маленков
1953–1964Никита Хрущёв
1964–1982Леонид Брежнев
1982–1984Юрий Андропов
1984–1985Константин Черненко
1985–1991Михаил Горбачёв
1991Владимир Ивашко (в. б.)

Галерея

Моны да карагыз

Искәрмәләр