Урман тавыклары

Урман тавыклары (көртлек кошлар, лат. Tetraoninae) — тавыксыманнар отрядыннан кыргавыл кошлар семьялыгының кошлар ассемьялыгы.

Урман тавыклары
Сурәт
Халыкара фәнни исемTetraoninae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1]
Таксономик рангасгаилә[d][1] һәм гаилә
Югарырак таксонКыргавыл кошлар[1] һәм Тавыксыманнар
Моңа бәйле сурәт
 Урман тавыклары Викиҗыентыкта
Әрем көртлеге

Аларның борын тишекләре йон белән капланган һәм аякларын куе йон баскан. Күбесенчә урман кошлары, азыкларын җир өстеннән эзлиләр. Төрле үсемлек азык белән тукланалар. Аучылык өчен кыйммәтле объект булып исәпләнәләр.

Барлыгы 17 төр, элекке Советлар Берлегендә 8 төр очрый: ак көртлек, тундра көртлеге, озан, Кавказ озаны, суер, ташлык суеры, боҗыр һәм чыршы көртлеге. Татарстанда исә дүрт төре яши: суер, ак көртлек, боҗыр һәм озан.

Ыруглар һәм төрләр

Элек бу ассемьялыгыны аерым көртлек кошлар (Tetraonidae) семьялыгы буларак исәпләнделәр.

Хәзерге вакытта урман тавыклары ассемьялыгы сигез ыруг эчендә 17 төрене эченә ала:

  • Боҗырлар (Bonasa)
    • Боҗыр (Bonasa bonasia)
    • Кытай боҗыры (Bonasa sewerzowi)
    • Якалы боҗыр (Bonasa umbellus)
  • Әрем көртлекләре (Centrocercus)
    • Әрем көртлеге (Centrocercus urophasianus)
    • Centrocercus minimus
  • Күк көртлекләр (Dendrapagus)
    • Күк көртлек (Dendragapus obscurus)
  • Чыршы көртлекләре (Falcipennis)
  • Болын көртлекләре (Tympanuchus)
    • Болын көртлеге (Tympanuchus cupido)
    • Үткен койрыклы көртлек (Tympanuchus phasianellus)

Шулай ук кара

Искәрмәләр

🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg