Фирдәвес Нәфыйкова
Фирдәвес Нәфыйкова (Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова) – балет артисты. РСФСР халык артисты (1974). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977).
Фирдәвес Нәфыйкова | |
---|---|
Туган телдә исем | Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова |
Туган | 20 март 1938 Уфа |
Үлгән | 28 гыйнвар 2008 (69 яшь) Уфа |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Урыс балеты академиясе |
Һөнәре | балет артисты, балет педагогы |
Бүләк һәм премияләре | (1977)(1981) |
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 20 мартында Уфада туган. Әтисе сәяси золым корбаны була (1942). Ятим калган кыз балалар йортында тәрбияләнә. Ленинград хореография укуханәсен (Нәгыймә Балтачиева сыйныфы) тәмамлый (1956). 1956-1987 елларда Уфа опера-балет театры солисты. 1986-1997 елларда Уфа хореография укуханәсендә укыта.[2]
Иҗаты
ССРБ Зур театры сәхнәсендә, Мәскәүнең Кремль сараенда чыгыш ясый. Мәскәүдә БАССР әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1955), Сембердә (1968) һәм Ленинградта (1969) «БАССР мәдәнияты көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә, чит илләрдә (Австрия, Гвинея, Алмания, Чехословакия, Япония) гастрольләрдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (Вена, 1959) лауреат исемен ала.
Төп партияләре
- Зарема («Бакчасарай фонтаны» Б.В.Асафьев; дебют, 1957)
- Галимә («Кара йөзләр» Х.Ш.Заимов, А.Г.Чугаев)
- Зәйтүнгөл («Торна җыры» Л. Степанов, З. Исмәгыйлев)
- Китри («Дон Кихот» Л.Ф.Минкус)
- Одетта—Одиллия («Аккош күле» П.И.Чайковский)
- Франциска («Зәңгәр Дунай» И.Штраус)
- Кармен («Кармен-сюита» Ж.Бизе — Р.К.Щедрин)
- Тәңкәбикә («Ай тотылган төндә» Морат Әхмәтов)[3]
Партнерлары
Азарий Плесецкий, Леонид Козлов (Мәскәү)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССР атказанган артисты (1963)
- РСФСР атказанган артисты (1971)
- РСФСР халык артисты (1974)
- Салават Юлаев премиясе (1977)
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1981)
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
- Башинформ сайты(рус.)
- Уфа опера-балет театры сайты(рус.)